erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучым минем!

27 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Марзия Сабир кызы Кәримованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан үткән мәҗлесне укучысы Рәдиф Исмәгыйлев алып барды.

Укытучыларны бик бәхетле кешеләр дип саныйм мин. Күпме укучыларына белем, тәрбия биреп, олы тормыш юлына хәер-фатыйха биргән алар. Лаеклы ялга киткәч тә элекке укучыларының рәхмәт сүзләрен ишетеп яшәве ничек күңелле!

27 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Марзия Сабир кызы Кәримованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан үткән мәҗлесне укучысы Рәдиф Исмәгыйлев алып барды. Аны тыңлап карыйк әле: “Айван мәктәбенә укытырга совхоз директоры Вәгыйз Кәримовның хатыны киләсе икән. Бик ипле  хатын булырга охшаган, дип өйдә әти белән әнинең сөйләшкәнен хәтерлим. Мине әти авылдагы татар мәктәбенә яздырып кайтты. Мин бик шатланып, уку башланганын көтә башладым. Яңа укытучы өйгә дә килгән булган, мин уенда булып күрми калдым. Шул көнне укытучымның Марзия исемле икәнлеген, бик ягымлы, мөлаем, бик матур киенүен әнидән ишетеп белдем. Укырга бару һәм укытучымны күрү теләге миндә тагын да артты.

Укытучым мәктәп ишегалдына ук чыгып безне каршы алды. Безне күргәч, укытучым яныбызга килде, башымнан сыйпады, аркамнан сөйде.

Марзия Сабировна безне 1нче һәм 2нче сыйныфларда укытты. Ул еллардан соң байтак еллар үтте. Күңелдә калган хатирәләрнең тагын берсе – укытучымның пөхтәлеге. Марзия Сабировна безгә әкиятләр укый иде. Ул бик сәнгатьле укый. Укыган вакытта укытучымның йөзе я усаллана, я көлә: тавышы я калыная, я нечкәрә. Без йотлыгып тыңлыйбыз.

Мин үзем дә 27 ел стажлы укытучы инде. Мөгаен, укытучы буласы килү теләге, бу һөнәргә мәхәббәт миңа беренче укытучымнан күчкәндер. Шул вакытта укытучым үзен яраттыра алмаса, минем өчен үрнәк булмаса, мин бу һөнәрне сайлаган булыр идем микән?! Рәхмәт Сезгә, укытучым!”

Апаз урта мәктәбен 1976 елда тәмамлаган, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Маһиәнвәр Әхмәтханова (Сибагатуллина) укытучысы турында менә нәрсәләр сөйли: “Мин Апаз сигезьеллык мәктәбенең 5нче сыйныфына укырга килдем. Матур ефәк кофта, кара трикотаж тукымадан костюм-итәк кигән, кыска дулкынлы чәчләрен килешле итеп җыйган, мөлаем йөзле, һәрберебезгә үз баласыдай җылы, ягымлы карашлы укытучы апа керде. Ул безне математикадан укытучы, сыйныф җитәкчебез Кәримова  Мәрзия апа иде.

Мәрзия апа 4 бала әнисе, совхоз директоры Вәгыйз абыйның хатыны, шуңа күрә аңа бик җаваплы, тырыш тормыш юлы үтәргә туры килгән. Ул бик гадел иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәпнең пионер дружинасы рәисе Равил Кәримов, соңрак дружина советы рәисе Ринат Кәримов, Зөһрә Кәримова, Рифат Кәримов... Барысы да искитәрлек матурлар, спортчылар, уку отличниклары, үзләре әдәпле, йөзләре елмаеп тора. Шушы әни барысына да өлгергән! Апаз сигезьеллык мәктәбендә, үзләре укыган чорда, Кәримовлар барлык укучыларга укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә үрнәк булып, башка укучыларның да югары үсеш алуына уңай йогынты ясадылар. Бу, билгеле, тату гаилә корган Вәгыйз абый белән Марзия апаның тәрбия җимешләре. Апаз мәктәбе тарихына алтын хәрефләр белән язарлык матур эз калдырды алар”.

Марзия Сабировна Апаздан Айван мәктәбенә ничек килеп чыккан дисезме? Алай гына да түгел, аңа Балтач, Мамадыш, Арча, Шушмабаш мәктәпләрендә дә укытырга туры килгән. Аның ире Вәгыйз Кәримов – партия солдаты булган кеше. Бу инде кая җибәрәләр, шунда эшлисең дигән сүз. Менә шуңа гаиләнең яшәү,  Марзия апаның эш урыны үзгәреп тора. Вәгыйз абый Балтачта райком секретаре, Арчада авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшли.

Марзия апаның яшьлек чоры сугыш елларына туры килә. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, кыз белем алырга омтыла. 10 километр ераклыктагы мәктәпкә йөреп 7 сыйныфны “5”ле билгеләренә тәмамлый. “Сталин премиясе” дип аталган 50 сум акча белән бүләклиләр. Ачлы-туклы яшәгән чорда нинди зур бүләк була ул. Аннан соң Мамадышка барып педучилищеда укый. Барлык фәннәрдән “5”ле билгеләренә тәмамлый. Казан педагогика институтына имтихансыз алалар үзен.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Олы уллары Равил Балтач хакимиятендә эшли. Ринат Казанда, табиб. Зөһрә Вәгыйзовна Арча педагогика көллиятендә укыта, Рифат сөт комбинатында эшли.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов Марзия Сабировнага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X