erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул көннәр онытылмый...

Ул бу турыда язмыйча кала алмый.

Ул көннәр онытылмый

    Безнең Иске Кишет авылы халкы да Яңа елны элек-электән күңелле итеп каршы алырга гадәтләнгән. Клуб һәм китапханәдә төрледән-төрле кызыклы чаралар үтә. Авыл өйләренең эче-тышы, матур итеп бизәлеп, бәйрәм төсе ала. Авылыбызда тырыш халык яши. Җәй көне авыл өйләренең тирә-юнен матур  гөлбакчалар бизәп тора. Яңа ел алдыннан тырыш хуҗалар өй тирәсенә матур кар сыннары ясап куялар. Аны матур итеп буйыйлар. Ә кичкә кергәч, аллы-гөлле утлар белән бизәлгән өй тирәләре күзләрне иркәли. Быел авылдашларыбыз “Яңа елны якты төсләр белән”дип исемләнгән конкурста катнаштылар. Аны “Кишет” хуҗалыгы һәм Яңа Кишет авыл җирлеге оештырды. Авыл китапханәсе электрон челтәрләргә, бу конкурста катнашырга чакырып, белдерү элде. 15 декабрьдән электрон челтәрләрдә инстаграмга фотоларны һәм видеоларны урнаштыра да башлады. Конкурста барлыгы 16 хуҗалык катнашты. 3 хуҗалык “Иң матур, үзенчәлекле кар сыннары” номинациясендә катнашты. Алар Әхмәтгалиев Фәрдүс, Юнысов Идрис һәм Һадиев Ирек гаиләләре. Һәрберсе үзенчәлекле итеп матур кар сыннары ясаганнар. Урамнан үтеп китүчеләр бу сыннарга карап хозурланалар, ничек ясаулары белән кызыксыналар, сыннар янында балалар белән әти-әниләре истәлеккә фотосурәткә төшәләр.

Фотода Әхмәтгалиев Фәрдүс хуҗалыгы ясаган  кар сыннары. Хуҗабикә Филсинә ханым бик тырыш. Җәй көне ул бакчада чәчәкләрне бик яратып үстерә.

      “Иң матур йорт бизәлеше” номинациясендә 15 хуҗалык катнашты. Алар: Шакиров Минзиа, Сәмигуллин Рәшит, Сабирҗанов Рәшит, Сафина Гөлүсә, Галимҗанов Илнар, Һадиев Ирек, Сафиуллин Тәлгать, Хәйруллин Рафаиль, Садыйков Илмар, Абдуллин Фәрит, Гәрәев Рәдиф, Әхмәтгалиев Фәрдус, Арсланов Тәбрис, Ситдыйков Рүзәл, Гыйниятуллин Рөстәм гаиләләре. Кемдер калган булса, зинһар үпкәләмәсеннәр иде. Һәр хуҗалык үзенең йорт тирәсен төрле утлар белән матур итеп бизәде. Бик күп гаиләләр өйләренең тәрәзәләрен эчке яктан гирляндалар белән бизәгәннәр иде.

Сәмигуллин Рәшит хуҗалыгы.

Комиссия искечә Яңа ел алдыннан барлык хуҗалыкларны да карап чыкты. Бу конкурска йомгак февраль аенда ясалачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Яңа ел якынлашкан көннәрдә Иске Кишет авыл китапханәсе “Ак калфак”клубы белән берлектә китапханәдә Яңа ел мохиты тудыру серләре буенча мәгълүмат сәгате үткәрде. Яңа ел кәефен арттыру өчен үзебезгә тырышырга кирәк. Иң беренче әлбәттә гирляндалар. Хәзер теләсә нинди интерьерга туры килә торган утлар табарга мөмкин. Икенчесе -- кар бөртекләре. Аларны ясау вакытыннан ук ләззәт алачаксың. Кичәгә җыелган укучыларыбыз белән бергәләп төсле салфеткалардан кар бөртекләре ясап китапханәбездәге чыршыга элеп куйдык. Чыршыбыз ямьләнеп китте. Яңа елның тагын бер үзенчәлеге тәмле ризык, ылыс, мандарин исләре. Яңа ел табынына татар халкының нинди тәмле милли ризыкларын куярга исәплибез. Шул турыда сөйләшеп алдык. Аннан соң җырлар. Яңа ел турындагы җырларны искә төшереп җырлап алдык. Тагын да килеп шәмнәр, Яңа ел тәкыясе турында да онытмадык. Әйдәгез әле елга бер тапкыр була торган тылсымлы чорда барыбыз да үзебездә Яңа ел кәефен булдырыйк! Мәгълүмат сәгатебез бик җанлы, күңелле үтте. Үзебез өчен кирәкле бик күп мәгълүматлар белдек.

       Авыл клубында елның елында 31 декабрьдә Балмаскарад кичәсе үткәрелә. Быел ул барлык санитария таләпләрен кулланып үткәрелде. Бәйрәмдә уйнату өчен лотерея билетлары сатуга куелды. Һәрбер лотерея билеты отышлы. Бәйрәмне китапханә мөдире Гөлфия Габитова алып барды. Авыл халкын бәйрәм белән Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Минҗанова Энҗе котлады. Кичәбез матур шигырьләр, җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук битлекләр дә булды. Сәхнәбез йолдызлары Рәзил Галиуллин, Илнур Шакиров, Рәнис Хәйруллин, Рәис Таҗетдинов үзләренең матур җырларын, ә Әхмәд Мәҗитов матур биюләрен тамашачыларыбызга тәкъдим итте. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, үтеп баручы елның символы булган Үгез, Яңа ел символы Юлбарыс та килгән иде. Сәхнәдә кунак җырчыларыбыз да чыгыш ясадылар. Сәхнәгә чыккан һәр кеше бүләк алды. Шулай ук бәйрәмгә килгән иң өлкән яшьтәге һәм иң яшь тамашачыбыз да бүләккә ия булдылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре, әлбәттә, лотерея уеннары булды.

 

      Яңа ел каникуллары вакытында шулай ук авыл клубы һәм китапханә Чыршы бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә килгән балалар алып баручыга Чыршы утларын кабызырга да ярдәм иттеләр. Кыш бабай, Карчәчәк балаларга матур теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләр өләштеләр. Убырлы бәйрәмне чак кына өзми калды. Бәйрәмебездә клоуннар да катнашты. Матур костюмлы клоуннар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар. Балалар сәхнәгә чыгып, Кыш бабайга концерт номерлары күрсәттеләр. Бик талантлы икән безнең үсеп килүче нәни дусларыбыз. Соңыннан балаларга да лотерея билетлары өләшенде. Балалар матур-матур бүләкләр оттылар. Бәйрәм һәркемдә матур хатирәләр калдырды.

Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X