Уңышлар юлдаш булсын (+фотолар)
Бәйрәмгә кунаклар да килгән иде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында тантаналы чара Арчаның җиденче мәктәбендә дә үтте.
Балаларның барысы да мәктәп формасыннан килгән. Ак бантлар таккан кызлар, костюм-чалбарлардан малайлар – бәйрәмнең хуҗалары һәм бизәге иде ул көнне.
Арчаның җиденче мәктәбенә быел 33 бала беренче сыйныфка укырга керә. Ике сыйныф була. 13 балага букча бирелә. Шуларның өчесе мәктәпнең филиалы булган Арчаның дүртенче мәктәбендә укыячак. Шулай ук бәйрәмдә Иске Чүриледән дә дүрт бала катнашты. “Балалар саны аз булгач, безгә кушылдылар”, – дип аңлаттылар чараны оештыручылар.
Букчада нәрсәләр булырга тиеш? Аны кулларына тоттырганчы укытучы апалары шул сорауга җавап эзләде һәм аны балаларның үзләреннән сорады. Табышмакларга җавапларны бик тиз таптылар – дәфтәр, китап, карандаш, ручка – барысын да белделәр.
Бәйрәмгә кунаклар да килгән иде. Иң беренче булып мәктәп директоры Илмир Шакиров котлау сүзләре белән чыкты.
– Беренче сентябрь көнне сезнең өчен беренче тапкыр дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлаячак. Аны сез дә, укытучыларыгыз да дулкынланып көтә. Яңа уңышлар, яңа ачышлар телибез сезгә, – диде ул.
– Мәктәп яраткан урыныгызга әверелсен. Сыйныф җитәкчегез яраткан укытучыгыз булсын. Һәм, исегездә тотыгыз, укытучыгызга сезнең ярдәм дә кирәк. Чөнки ул да сезнең белән беренче тапкыр очраша, ул да дулкынлана, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. – Әти-әниләргә дә теләгем – бүген бергә килгән кебек, мәктәп елларын да бергә атласагыз, һәрчак балаларыгызның киңәшчесе, ярдәмчесе, терәге булсагыз иде.
Эльвира Вафина беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән, шулай ук әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче балаларга “Бердәм Россия” партиясе исеменнән букчалар тапшырды.
Районара электр элемтәсе узелы да бу акциягә кушылган һәм балаларга букчалар әзерләгән. Алар күп еллардан бирле инде балаларны уку елы алдыннан шулай сөендереп килә. Быел да читтә калмаганнар.
– Алда сезне күңелле, кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бай еллар көтә. Киләчәктә мәктәп чоры турында гомер буе искә алып сөйләячәксез әле, – диде җитәкчесе Альфред Мөхетдинов. – Безнең дә бу акциядә катнашасы, сезне сөендерәсе килде. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, балалар. Ә әти-әниләргә түземлек телим. Беренче сентябрьдә балалар гына түгел, сез дә мәктәпкә барасыз һәм тәмамлаганчы алар белән бергә булачаксыз. Мәктәп еллары күңелләрегездә бары тик матур тәэсирләр генә калдырырлык булып үтсен.
Балалар ул көнне беренче укытучылары Азалия Әхмәтханова, Гөлназ Җәмилова, Рания Әхмәтгалимова белән дә таныштылар, алардан изге теләкләр ишеттеләр. Хәерле сәгатьтә булсын, балалар. Шулай матур, бүләкле башланып киткән уку еллары бары тик шатлыклы вакыйгалар белән тулы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев