erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Пошалымнар нәрсәгә оста?

Урта Пошалым мәктәбе осталыкларын белеп бетермәгәнбез икән...

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының киңәшмәсе булып узды. 

Киңәшмә матур бер күренеш белән башланып китте. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов мәгариф өлкәсендә эшләгән Илгиз Гайнуллинны искә алды. Аның хөрмәтенә бадминтон ярышы буенча күчмә кубок булдырганнарын әйтеп, сәхнәгә Илгиз Гайнуллинның хатыны Суфия ханымны дәшеп алды. Суфия ханым үз куллары белән күчмә кубокны башлангыч профсоюз оешмалары арасында үткәрелгән бадминтон ярышында җиңүчеләргә тапшырды. 

Сәхнәгә ноябрьдә үткәрелгән ярышта бадминтонны оста уйнаган (җиңгән) Урта Пошалым мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлфия Фәттахова һәм мәктәп директоры Айнур Сафин күтәрелде. Ир-атлар арасында Айнур Сафин җиңеп чыкты һәм хатын--кызлар арасында аның урынбасары Гөлшат Әхмәдуллинага тиңнәр булмады. Күчмә кубокны Урта Пошалым командасы алды.

Соңыннан Айнур Сафиннан бадминтонны ничек шулай оста уйнаулары турында кызыксындык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Мин кечкенәдән бадминтон белән кызыксынам, -- дип сөйләде ул. -- Университетта укыганда да уйнадык. Инде менә хәзер  мәктәптә. Вакыт булган саен уйныйбыз. Профсоюз оешмасы бадминтон сеткасы алып бирде. 2017 елдан бирле районда беренчелекне биргән юк. Спортзалда балалар да бадминтон уйный. Безнең районда бу спорт төре күтәрелә башлады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X