erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ватаныбызны саклау өчен батыр йөрәкле ир-егетләр кирәк

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар.

“Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый”, – ди халык.

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул армия сафларында хезмәт итү.

Әлегә кадәр балаларын бер елга армиягә җибәрү дә ата-ана йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итә иде. Дөрес, соңгы вакытта ул мәсьәләгә дә патриотларча карый башладылар. Ә бүген ир-егетләребез алдында бик зур бурыч – илебезне саклау тора. Тормышыбыз матур, рәхәт. Киләчәктә дә шулай булсын, дошманнар басып кермәсен өчен көрәшергә кирәк. Бүген аңа куркыныч яный.

Махсус операция барган зонада хәзерге вакытта мобилизацияләнеп, контракт белән, үз теләкләрен белдереп киткән якташларыбыз чигебезне саклый. Кулга корал тотып, сугышып. Ватаныбызны саклау өчен батыр йөрәкле ир-егетләр кирәк. Юк, кабат мобилизация турында сүз бармый. Контракт буенча үз теләкләре белән китүчеләрне чакыралар. Бу хакта без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов белән сөйләштек.

– Узган ел җәй контракт буенча безнең районнан 25тән артык кеше алынды. Алар “Алга”, “Тимер” батальоннарында хезмәт итте. Күбесе отпускта да булды һәм хәрби частьта контрактны озайтып яңадан хезмәт иткән урынга кайтты. Мобилизацияләнеп 200дән артык кеше киткән иде. Алар да алты айдан соң чиратлап ялга кайта.

– Хәзер отпускка кайтармый башлаячаклар икән, дигән сүзләр йөри. Дөресме ул?

– Юк. Кайтканнары китеп, икенчеләре кайтып тора.

– Дәүләт хезмәтләре аша электрон повестка турында күп сөйлиләр. Ул кемнәргә кагыла?

– Бездә әлегә андый мәгълүмат юк. Ул әле карала гына. Һәм армиягә чакырылучыларга кагыла. Ә менә контракт буенча китәргә теләүчеләр дәүләт хезмәтләре аша да безгә яза ала. Карыйбыз, җавап бирәбез, билгеләнгән вакытка чакырабыз, сөйләшәбез. Шулай ук теләге булган кеше хәрби комиссариатка килә, телефоннан да шалтыратып әйтә ала.

– Аңлавымча, монда сүз махсус хәрби операция барган зонага китү турында бара. Сайлап аласызмы?

– Армиядә булганнар, булмаганнар да, хөкем ителеп утырып кайтканнар да (“терроризм” дигән статья белән хөкем ителмәгән очракта) контракт төзи ала. Дөрес, психиатрда исәптә торганнар алынмый.

– Контракт күпмегә төзелә?

– 11 айга, 3 елга һәм 5 елга. Ялга кайтып киткән “Алга”, “Тимер” батальоннарында хезмәт иткәннәр 11 айга контракт төзеп киткән иде.

– Контракт төзү өчен ни эшләргә кирәк? Һәм анда ничә яшьтән язылырга мөмкин?

– 18 яшьтән алып 62 яшькә кадәрге ир-егетләр контракт буенча хезмәткә чакырыла. Моның өчен Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка документлар тапшырырга кирәк. Шунда ук психолог белән әңгәмә, медицина тикшерүе үткәрелә, предписание бирелә һәм әлеге кеше хезмәт итү урынына җибәрелә. Хәрби частьта аның белән контракт төзелә.

– Нинди документлар турында сүз бара?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Автобиография һәм анкета (формасы службапоконтракту.рф сайтында бар), паспорт, хәрби билет (булса), язылышу һәм балалар туу турындагы таныклык (булса) һәм белем турындагы документ. Контракт төзеп китүчеләргә юл бушка, отпускка кайтканда да юл бәясе түләнә. Хәрби часть кием белән тәэмин итә.

– Күп кеше гаиләсен туендырырга, ипотека түләргә акчасы, шулай ук эше булмаганнан китә, диләр. Шуңа хезмәт хакы да роль уйный. Түләү мәсьәләсе ничек?

– Контракт төзү белән үк бер тапкыр 195 мең сум акча ала. Элек ул булмады, хезмәт хакы гына бирелә иде. Хәрби операция барган зонада нинди дәрәҗәдә, хезмәттә булуыннан, ничә ел хезмәт итүеннән чыгып хезмәт хакы түләнә. Мәсәлән, рядовой икән, айга 204 мең сум. Взвод командиры урынбасарыотделение командиры икән 242 мең сум түләнә, отделение командиры 232 мең, штаб инструкторы 226 мең, команда-штаб машинасы радиостанциясе начальнигы 226 мең, өлкән сапер 216 мең, өлкән телефонист 219 мең, гранатаметтан атучы 211 мең, транспорт белән идарә итүче, пешекче 211 мең, атучы 204 мең, өлкән транспорт белән идарә итүче-электрик 216 мең, пулеметчы 211 мең сум акча алачак. Моннан тыш әле самолет, вертолет, танк һәм башка хәрби техниканы юк иткән өчен дә акча (50 меңнән 300 мең сумга кадәр) түләнә.

– Контракт төзеп районнан китүчеләр бармы?

– Арчадан дүрт, Әтнә районыннан ике кеше китте инде. Әле приказга кермәгәннәре бар.

– Контракт буенча китүчеләргә һәм гаиләләренә нинди социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган?

– Россия Оборона министрлыгы аша тиз арада ипотекага фатир алу. 5 миллион 400 мең сумга кадәр. Хезмәт иткән чорында бу акчаны Оборона министрлыгы түләп бара. Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү һәм тернәкләнү үтү, 20 ел хезмәт иткәннән соң ташламалы пенсиягә хокук, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм шуңа тиешле ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен бердәм өстәмә түләүләр, ташламалар бирелә.  Контракт буенча хезмәт итәргә киткәннәрнең эш урыннары саклана. Нәкъ мобилизацияләнеп киткәннәрнеке кебек балалары югары уку йортларына чиратсыз һәм бюджетка алына.

– Район тарафыннан мобилизацияләнеп киткәннәрнең балаларына ташламалар каралган. Бу контракт белән киткәннәргә дә кагыламы?

– Әйе. Аның өчен хәрби комиссариатка килеп белешмә алырга кирәк. Мәктәптә бушлай туклану, балалар бакчасына бушлай йөртү һәм башка социаль ярдәмнәр контракт буенча хезмәт итәргә киткәннәрнең гаиләләренә дә кагыла.

– Без монда гарантия турында сөйләшмәдек. Сугыш булгач, яралану да, һәлак булу очраклары да килеп чыгарга мөмкин. Ул вакытта гаиләләренә нинди ярдәм карала?

– Махсус хәрби операциягә барган зонага контракт белән хезмәт итәргә китүчеләрнең тормышлары һәм сәламәтлекләре иминиятләнә. Яраланган очракта 3 миллион сум, һәлак булган очракта 14,4 миллион сум акча бирелә. Әмма ул хакта уйламыйк. Барысы да исән-имин булып, җиңеп кайтсын. Безнең теләк шул.

Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр булса, 3-23-41 һәм 3-15-41 телефоннары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре