erid:2VtzquqpS7d
Ветераннарыбыз барысына да өлгерә
Арча яңалыклары

Ветераннарыбыз барысына да өлгерә

Без дә аларга ярдәм итәргә тырышабыз.

Ә ветераннарыбыз бер кешесе дә булмаган якташлырыбызга посылкалар әзерләү дисеңме, посылкаларына өстәп салырга әйберләр туплаумы, маскировка өчен сеткалар үрүме – барысына да өлгерә. Әле дә алар мәш килеп сетка үрә. Иң активлар җыелган. Алар һәркайда бергә һәм беренче.

– Егетләребез эшләре уң булсын, исән-сау кайтсыннар өчен, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү йөзеннән тырышабыз. Беренче сетканы гына үрү түгел инде. Ветераннар советы бу юнәлештә бик күп эш башкара. Авылларда да. Ташкичү, Күпербаш, Субаш Аты, Югары Аты, Наласа, Пошалым, Курса якларында сетка бәйлиләр, токмач җәяләр. Хатын-кызларыбыз да, ир-егетләребез зур көч куя, – диде хезмәт ветераны Фрадия Шәймуллина. – Без дә аларга ярдәм итәргә тырышабыз.   

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ


Арча хәбәрләре #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Нет комментариев