erid:2VtzquqpS7d
Хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелде
Арча яңалыклары

Хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелде

ТРның Электрон Мактау тактасына кертелгән 194 райондашыбыз арасында 50 елдан артык журналист һөнәренә тугры калып эшләүче хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов та бар

Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы эшли башлады. Анда Арча районыннан 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 194 алдынгы хезмәткәрнең исеме кертелде, дип хәбәр иткән идек инде. 

Алар арасында безнең хезмәттәшебез, 50 елдан артык район редакциясендә эәләүче журналист Ильяс Фәттахов та бар. 50 елдан артык хезмәт елы дәверендә ул авыл тормышы, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, район социаль проблемалары турында меңнәрчә язма иҗат иткән. 

«Бу минем хезмәтемә зур бәя», – ди ул.

Шулай ук быел Ильяс Фәттахов МАКС социаль челтәрендә үзенең «Ильяс күзлегеннән» каналып ачып җибәрде. 


Нет комментариев