erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Бәхет ул якында гына ...

Шушмабаш мәктәбендә укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырып тормышка әзерләү, ә өлкән класслардагы кызлар һәм егетләрне авыл хуҗалыгы һөнәрләренә өйрәтү юнәлешендә системалы эш алып барылды.

                    Ул вакытта  авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, авыл китапханәсе, мәдәният йорты,  участок больницасы, совхоз ашхәнәсе, берничә кибет, Арча кием ремонтлау һәм тегү фабрикасының филиалы, икмәк пешерү, сөт эшкәртү һәм кирпеч сугу заводлары, терлекчелек фермалары, машина-трактор паркы, җиләк-җимеш бакчасы, хәтта җәмәгать мунчасы да бар. Аларга өстәп Шушмабаш авыл советы, “Северный” совхозы һәм Шушмабаш сәүдә берләшмәсенең административ биналарында эшләүче хезмәткәрләрне дә исәпкә алсак, никадәр һөнәрләр белән таныштырырга мөмкинлек булган бит. Аларда хезмәт итүче төрле һөнәр ияләре, бигрәк тә хезмәт алдынгылары белән очрашулар, бу оешмаларга экскурсияләр оештыру балаларда зур кызыксыну тудыра иде. Социалистик Хезмәт Герое, механизатор Шәрифулла Сәгъдуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны, “Почет билгесе” ордены һәм “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән комбайнчы Мансур Низамов,  Ленин һәм “Октябрь революциясе” орденнарына лаек булган сыер савучы Тайбә Баһавиева,  Бөек Ватан сугышы ветераны, ”Почет билгесе” ордены иясе, РСФСРның атказанган зоотехнигы Хаҗи Газизуллин, “Кызыл Йолдыз” һәм “Хезмәт Кызыл Байрак” орденнары белән бүләкләнгән, КПССның  ХХIII съезды делегаты, совхозның партия оешмасы секретаре Вәгыйз Камалов,  совхозның эшчеләр комитеты рәисе Рәсим Шәйдуллин, күренекле китапханәче Хәҗәрбикә Мөхәммәтшина, танылган аш-су остасы Рәйханә Сәмигуллина, районның иң оста кисүчесе  булып танылган Халидә Сәмигуллина,бик күп шигырьләр авторы, инженер Газиз Камалов һәм башка бик күпләр ул елларда укучыларга үз эшләренең серләре , уңышка ирешү юллары турында чыгышлар ясадылар. Алар һәрбер очрашуда үзең теләгән һәм тормышта кирәк булган һөнәрне сайлап, тырышып хезмәт иткәндә генә зур уңышларга ирешеп, бәхетле яшәп булганын укучыларга аңлатырга тырыштылар.

     Укучылар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәдүт Вафин җитәкләгән профориентация кабинетында булырга яраталар иде. Анда бик                           газета-журнал материаллары, китаплар, уку йортларына укырга чакырган игъланнар, кызыклы матераллар тупланган. Укытучылар барган җирләреннән бу кабинет өчен яңалыкларны алып кайтып ярдәм итеп торалар. Һәркем өчен файдасы булды ул кабинетның, укытучылар төрле һөнәрләр турында класс сәгатьләре, дәресләр үткәрделәр.  Төрле һөнәр ияләре катнашында оештырылган аерым отрядларның пионер сборлары, группаларның комсомол җыелышлары бу кабинетта узу бик дәрәҗәле була иде. Вәдүт Җәләевич аларның барысына да бик теләп ярдәм итте. Ярты елга бер тапкыр класс җитәкчеләре укучыларның кем булырга теләүләре белән кызыксынар, нәтиҗәләрен үзләре өчен теркәп баралар. Шуннан күренә иде, кайбер укучылар сайлаячак һөнәрен бер дә үзгәртми, һәм ул шул юнәлешкә китә дә. Әле фикере ныгып җитмәгәннәре дә була, алары инде барлык һөнәрләрне сайлап чыгалар, мәктәпне тәмамлаганда да билгеле булмый. Бу проблема хәзер дә калкып чыкты, мәктәпләрдә укучыларга профориентация бирү, бигрәк тә турыдан туры җитештерү сәнәгатенә кирәкле һөнәрләргә юнәлтеп төрле эш урыннары белән таныштыру максатында экскурсияләр оештыру гадәти күренешкә әйләнеп бара.

    Мәктәпнең 9-10 классларында укучы егетләргә киң профильле механизатор белгечлеге буенча тирән белемнәр бирелде. Мәктәптә  барлык таләпләргә җавап бирә торган техника кабинеты, укучыларга практика узу өчен ДТ-75 һәм МТЗ-50 тракторлары бар. Комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштыру “Северный” совхозының машина-трактор паркында оештырыла иде. Укучыларга механизаторлык һөнәрен өйрәтүдә укытучылары Петр Уваев, Нурислам Сафин зур тырышлык куйдылар, аларның эшен Таһир Нуриҗанов, Фоат Нуриев, Шамил Мөхәммәтҗанов дәвам иттеләр. Аларның бу фәннәрнең теоритик һәм практик өлешләрен тиешенчә оештырып, вакыт белән исәпләшмичә башкарган хезмәтләре уңай нәтиҗәләрен бирде. Шуны да әйтергә кирәк, ел саен берничә кыз да шушы һөнәрне үзләштереп, тракторист-машинист таныклыгы алып чыкты. Ул елларда тирә яктагы совхозлар механизатор кадрлар белән тулысынча тәэмин ителде. Шуңа өстәп 1984 елда мәктәптә СПТУ-77нең филиалы ачылды, аерым группалар тупланды. Аларда урта белем бирү фәннәрен мәктәп укытучылары, ә төп һөнәр белән бәйлеләрен училищедан килеп тә укыттылар. Район хакимиятендә эшләгәндә Шушмабаш якларына баргач, шул елларда мәктәптә белем алган, авылларында бәхет табып яшәп, үз һәнәрләренең осталарына әйләнгән  алдынгы тракторчы, комбайнчы, шофер егетләрне күреп күңел сөенә иде.

   Өлкән сыйныфларда укучы кызлар терлекчелек нигезләрен өйрәнделәр. Бу фәнне укыту буенча шулай ук уңай шартлар тудырылды. Стендлар, сыер саву аппаратлары, эш киемнәре, гомүмән алганда терлекчелектә кулланыла торган барлык әйбер дә бу кабинетта бар иде дип хәтердә калган. Мин Шушмабашка кайтканда бу фәнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Фәрхәт Кавиев укыта иде. Без аның белән 9-10 классларда бергә укыган идек, үзең укыган мәктәп тормышына яңадан ияләнгәндә киңәшләре  белән дә ярдәм итте әле ул. Аннан соң бераз вакыт совхоз зоотехнигы Рәис Фәйзрахманов  кызларга сыер савучы хезмәтененң серләренә төшенергә ярдәм итте. Кызларның кайберләре безгә нәрсәгә инде бу һөнәр, барыбер авылда калмыйбыз диләр иде. Хәзер авылларда очрашкач, мәктәптә үк өйрәтүләре әйбәт булды әле, өйдәге сыерларны да аппарат белән генә савабыз дип мактаналар.

   Соңрак кызларны укытырга укытучы таба алмагач, бу эшкә биология укытучысы Рәйханә Мифтахова ризалыгын бирде. Ул Минзәлә техникумын һәм дә Башкортстанның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган югары белемле зоотехник, читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган югары белемле биология укытучысы иде. Рәйханә апаны искә төшерү белән, аның кыюлыгы, тәвәккәл булуы искә төшә. “ Яшь вакыт, Мансур белән аның туган авылы Каргалыга кайтып  барабыз. Мәктәп атында, матур көз көне, арба җиккән вакыт. Юл Ишнарат авылы аша уза. Шундый күп халык җыелган, чабышалар, баулар тотып йөгерүчеләр бар. Уртада бер сыер тыпырчынып ята, бик авырдан сулый. Аны суярга уйлыйлар икән, берсенең кулында  зур пычак ялтырый. Терлек күргәч минем кан уйный башлый, атны туктатып яннарына бардым. Эчләрен, муеннарын тотып карадым да, кайда йөрде бу дим. Бәрәңге басуында диләр. Ике ир-атка сыерның авызын каерып ачып торырга куштым да, кулым белән кереп бугазына утырган бәрәңгене эләктереп тә алдым. Сыер иркенләп сулыш алды, хәрәкәтләнеп куйды, бераздан торып, берни булмагандай торып китте”, – дип сөйләгәне бар безне биологиядән укыткан Рәйханә апаның.

      Мин булган җирдә яңалыклар булып кына тора. Атнаның һәр җомгасы саен 9-10 класс кызлары көне буе Шушмабаш фермасына практика үтәргә бара башладылар. Завучлар чиратлашып контрольгә барабыз. Сыер савучы апалары белән берлектә эшләп группадагы сыерлар белән танышкач, кызлар үзләре генә барлык сыерларны савалар.  Ул көнне сыер савучылар ял итә. Укучылар булган көнне сыерлар булган ике торак шаулап тора. Рәйханә апа, аппаратны киертеп булмый, бу сыер җиленнәрен юдыртмый, сыер тибә язды, монысы никтер ашамый һәм башкалар. Кызлар көлеп тә, елап та алалар, үзләре дә бер-берсенә булышып, аңлашып эшлиләр. Менә иң кызыгы икенче көнне була иде, укучылар сауган көнне шактый күләмдә сөт артык савылган. Бу урында җитәкчеләрнең мине тәнкыйтьләгәннәрен искә төшерәм әле. Ул вакытта мин фермага беркетелгән агитколлектив өчен җаваплы идем. Имеш агитатор булган укытучылар сыер савучылар арасында масса-политик аңлату эшләрен тиешенчә алып бармыйлар, һәр кеше эшенә җаваплы карарга тиеш икәнен төшендереп бетермиләр икән. Ләкин нәрсә дисәк тә, сыер савучылар укучы кызларны бик яраттылар. Алар Тайбә Баһавиева, Тәскирә Биккенаева, Лида Низамова, Хәнифә Ризванова, Надия Рәшитова, Тәнзилә Хәкимова һәм башка остазлары ярдәмендә алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнделәр. Бәлки инде үзләре  балаларын һәм оныкларын өйрәтәләрдер, авылда мал-туар асрап көн күрүче яшьләр арта бара. Эш белүнең ояты юк, тормышта  бер кирәге чыга аның диләр бит.

    Йөз еллык тарихы булган Шушмабаш мәктәбенең төрле һөнәрләргә  юнәлеш бирү һәм өйрәтү тәҗрибәсе турында мәгълүматлар  республика күләмендәге газета-журналларда, бигрәк тә район газетасы битләрендә даими яктыртылып килде. Бу язмаларда мәктәп коллективының өлкән сыйныф укучыларында авыл хуҗалыгы һөнәрләренә карата ихтирам тәрбияләү, авылда яшәп намуслы хезмәт итәчәк яшь кадрлар әзерләү буенча максатчан эш алып баруын билгеләп үтәләр иде. Ә безгә шул җитә, шуңа шатланып тагын да тырышып эшли идек.

                                                                 Шәфигулла Гарипов, ветеран укытучы

       

  Фотода: алгы рәттә техник фәннәр докторы Тәлгать Мәгъсүмов,             икенче рәттә сулдан Таһир Нуриҗанов, Шәфигулла Гарипов, Фәрхәт Кавиев     2023 ел, 22 декабрь. ( Шушмабаш мәктәбенең 100 еллык бәйрәмендә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев