erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Яшь татарстанлылар үз идеяләрен грант ярдәмендә тормышка ашыра ала

Татарстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен үз проектларын тәкъдим итәргә, грантлар отарга һәм яңа тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирүче федераль программалар дәвам итә. Алар арасында «Росмолодежь.Гранты», «Большая перемена», «Твой Ход», «КАРДО», «Я в Агро» һәм башка проектлар бар.

 

Үз проектын тормышка ашырырга теләүчеләр өчен

Яшьләрнең инициативаларын хуплау һәм аларга үз мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү — «Молодежь и дети» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Татарстанда да укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр төрле конкурсларда катнашып, идеяләрен федераль дәрәҗәгә чыгара ала.

Мәсәлән, «Большая перемена» бөтенроссия конкурсы кысаларында мәктәп укучылары һәм көллият студентлары үз проектларын тәкъдим итә. Өлкән сыйныф укучылары һәм көллият студентлары 1 миллион сумга кадәр грант өчен көрәшә ала. Мәгариф оешмаларына исә инициативаларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр финанс ярдәме каралган.

2025 елда "Большая перемена " гранты лауреатлары

Татарстан яшьләре өчен тагын бер мөһим мөмкинлек — «Росмолодежь.Гранты: Двигай сообщества» конкурсы. Быел республикадан тәкъдим ителгән дүрт проектка ярдәм күрсәтелгән, грантларның гомуми күләме 3 миллион сумнан арткан. «Я в Агро» проектының беренче сезонында Татарстан командасының җиңүе дә нәтиҗәле булган: авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән алты проектның һәрберсе 5 миллион сумга кадәр финанслау мөмкинлеген алган.

Спорттан алып остазлыкка кадәр

Урам мәдәнияте һәм спорт белән кызыксынган яшьләр дә үз юнәлешен таба ала. «КАРДО» проектының IX сезонында Татарстаннан 1 634 кеше гариза биргән. Катнашучылар 13 юнәлештә көч сынаша: скейтбординг, BMX, брейкинг, граффити, рэп һәм башка шәһәр мәдәнияте төрләре арасында үз осталыкларын күрсәтәләр.

Яшьләр белән эшләүче белгечләр өчен дә аерым проектлар бар. «Быть, а не казаться» бөтенроссия остазлар конкурсында Татарстан вәкилләре яшь буын белән эшләү тәҗрибәсен һәм үз методикаларын тәкъдим итә.

Студентлар арасында популяр булган «Твой Ход» проекты да яңа мөмкинлекләр ача. Узган сезонда Татарстаннан 30 катнашучы финалга чыккан. Алар арасыннан ике студент үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум күләмендә грантка ия булган.

«Росмолодежь.Гранты»: гаризалар 15 сентябрьгә кадәр

Яшьләр өчен якындагы мөһим мөмкинлекләрнең берсе — «Росмолодежь.Гранты» конкурсының икенче сезоны. Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурста Россия Федерациясенең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнары катнаша ала. Бер катнашучы бер проектын 18 номинациянең берсендә тәкъдим итәргә хокуклы. Алар арасында волонтерлык, яшьләр медиасы, фән һәм технологияләр, спорт, иҗат, туризм, гаилә проектлары һәм кече территорияләрне үстерү кебек юнәлешләр бар. Иң зур грант күләме — 1 миллион сум.

Татарстанда яшьләр грантлары аларның хыялларын тормышка ашыра

Проект әзерләгәндә катнашучылар методик материаллардан һәм белем бирү ресурсларыннан файдалана ала. Татарстанда конкурс белгечләре дә эшли: алар яшьләргә гариза таләпләрен аңларга һәм проектны тулыландырырга ярдәм итә. Гаризаны әзерләү буенча консультация һәм башка сорауларга җавапны «Татарстан — территория возможностей» автоном коммерциягә карамаган оешмасы әзерләгән «Юлдаш» ясалма интеллект боты аша да алырга мөмкин.

Яшьләр проектларында катнашу — грант оту мөмкинлеге генә түгел. Мондый конкурслар үз идеяләреңне сынап карау, команда белән эшләргә өйрәнү, яңа кешеләр белән танышу һәм киләчәктә уку яки һөнәри эшчәнлектә файдаланырга мөмкин булган тәҗрибә туплау өчен дә мәйдан булып тора.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев