Әһәмиятле тема. Укымый калмагыз.
Казанда республика күләмендә туры эфирда үткән әти-әниләр онлайн җыелышында психология фәннәре кандидаты Екатерина Сагеева бик эчтәлекле чыгыш ясады. "Икенче атнадан мәктәпләрдә балаларга социаль-психологик тест үткәрелә башлаячак, - дип сөйләде ул. - Ел саен аны үткәрү буенча әти-әниләрдә бик күп сораулар туа. Белгеч буларак, мин моның нинди тест булуын, сезнең гаиләгезгә нинди файда китерүен кыскача гына аңлатам.
2019 елдан социаль-психологик тест бөтен ил буенча мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә. Максат бер - яшүсмерләрнең тәртибендә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкинлекне алдан, иртәрәк ачыклап, аларны булдырмый калу. Мин социаль-психологик тестны психологик навигатор дип әйтер идем. Дөнья бүген бик тиз үзгәрә.
Яшүсмерләр көн дә төрле басымнар, каршылыклар белән очраша
Телефон, яшьтәшләр белән бәхәс, каршылыклар, уку, үз-үзеңне табарга тырышу - менә шунда социаль-психологик тест ярдәмгә килә. Шушы басымга яшүсмер ничек чыдый, кыенлыкларга ничек бирешә яки бирешми? Безгә олыларга шуны ачыкларга кирәк - балага бигрәк тә нәрсә кыен һәм аңа кыенлыкларга бирешмәс өчен ярдәм итү. Без әти-әниләр кайчакта баланың ялгызлыгын, үз эченә бикләнгән, яшертен, арган булуын белеп тә бетермәскә мөмкин. Тест ул читтән карарга һәм яшүсмерне аңларга ярдәм итә. Тест ул вакытында балага ярдәм итү. Мәгариф оешмасы белгече балага ярдәм итә ала. Кайбер әти-әниләр тестка шикләнеп карыйлар. Янәсе тест нәтиҗәләре полициягә эләгә, мәгьлуматлар базасына кертелә. Шулай итеп баланың киләчәге бозыла. Чынлыкта исә бу алай түгел. Тест үткәрү катгый рәвештә сер булып кала, мәгьлуматлар беркая да чыкмый, җибәрелми.
Тест нәтиҗәләре хокук саклау органнарына, наркодиспансерга яки башка ведомстволарга җибәрелми
Мәгьлуматлар мәктәп эчендә кала, бала бернинди дә кара исемлеккә керми. Һәм тагын, кайбер ата-аналар тестны үткәрүне түбәнчелек дип саныйлар һәм безгә келәймә яки диагноз куялар, дип уйлыйлар. Социаль-психологик тест медицина тесты түгел. Берәү дә балага диагноз куймый һәм ярлык та такмый. Тест ул яхшы яки начар бала дигән нәтиҗә чыгармый, ә бәлки нәкь менә хәзер бала белән эшлисе мәсьәләләрне әйтә. Тагын әти-әниләрдә шундый шикләнү бар. Ә бәлки бала сорауга дөрес җавап бирмәс, ул аны уенга да санавы бар, Әмма тест үткәрү методикасы көчле белгечләр тарафыннан эшләнгән, анда бала үзеннән үзе ачыла. Ә безнең бурыч балага ышану һәм үзара аңлашып яшәү.

Әти-әниләр, балагызга соцаль-психологик тест үткәрүгә тыныч һәм аңлап карасагыз иде. Сезнең тест үткәрүгә ризалык биреп кул куюыгыз ул - балагызның эчке дөньясын аңларга тырышуыгыз. Син балам минем өчен бик тә мөһим дигәнне аңлата бу. Тест нәтиҗәләренә кул селтәмәскә. Әгәр дә тест үткәргәннән соң психологка чакыралар икән, куркып калмагыз. Бу сезгә балагыз өчен профессиональ киңәш алу мөмкинлеге. Без сезнең белән бер команда. Безнең уртак максат - бәхетле бала тәрбияләү.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев