Каенсар авылында матур чыршы утыртылды
Авылдашларның һәм яшь егетләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә бу чыршы авылның күңелен җылытып, бәйрәм рухын арттыра.
Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улының инициативасына кушылып Яңа 2026 елны тыныч, бәрәкәтле, бәхетле ел булуын өмет итеп, нәни балаларның һәм өлкәннәребезнең күңелләре булсын дип Каенсар авылының тырыш, эш сөюче унлап егете Каенсар авыл клубы каршына бик матур чыршы утырттылар һәм чыршыны бик матур җем җем килеп тора торган утлар белән бизәп тә куйдылар. Чыршыбызны утыртуда һәм шушы матур утлар гирлянда алырга спонсрлык ярдәме күрсәткән егетләребез: Котдусов Илдан, Хаев Зөлфәр, Бурханов Инсаф, Хайриев Рафиль, Хазахметов Ленар, Хөснетдинов Илфир, Шамсутдинов Ралиф
Авылыбызга ямь биреп торучы шушы чыршыны бизәүдә катнашкан авылдашларыбыз: З.Шәйхинур, М.Илсаф, Г. Илмир, К. Илдан, К.Ильшат, Г. Илдус.
Авыл халкын шундый зур, матур бәйрәм чыршысы белән сөендергәнегез өчен олы рәхмәтләребез сезгә!
Дуслар! Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын. Үзегезгә имин тормыш, сәламәтлек, бәхет – шатлык юлдаш булсын! Барчагызның гаиләләрендә иминлек, татулык булсын. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен. Әәмииин.
Уртак хезмәт нәтиҗәсендә урамда яңа ел символы яшел чыршыбыз бүгеннән авылдашларны сөендерәдә башлады.
Яңасала китапханәсе мөдире Фәридә Борһанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев