erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

5–21 июль: Биләр территориясендә «Һөнәрләр» форумы эшли

XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы ачылды

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – «Һөнәрләр» форумы ачылды. Ул 15 – 21 июль көннәрендә узачак.

Сменада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм мәктәп активистлары бар. Сменаның төп максаты – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» проектларының фәнни җитәкчесе Әдип Әлмир сәламләде.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов катнашты.

«Монда килү – зур бәйрәм. Шуңа сезне бәйрәм белән котлыйм. Изге җирләрдә үткәрелә торган форум республика өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим. Оештыручыларга рәхмәт! Тырышып укыгыз белем алыгыз, яңа дуслар табыгыз һәм бу дуслыкны саклагыз. Мондый уникаль проект бары Татарстанда гына бар», – дип белдерде Азат Кадыйров.

Камил Ногаев Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

«Сәләт» – тел, мәдәният, тарих, мәгърифәтне популярлаштыру юнәлешендә бик зур эш башкара. Нинди генә милләттән булсак та, без бердәм булырга тиеш. Бердәмлектә – көч», – диде Камил Ногаев.

Котлауларга Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов та кушылды. Ул балаларга яхшы яллар, кызыклы дәресләр, яхшы кәеф һәм һава торышы теләде.

Cмена программасы үз эчендә алты юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырыла.

Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.

  • Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев