erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна азагында Татарстанда кабат -20 градуска кадәр салкынайтачак

Бу атнада Татарстанда һава температурасының әкренләп төшүе көтелә, беренче чиратта, төнлә салкынайтачак.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якындагы өч тәүлектә республика «көньяк киңлекләрдә хәрәкәт итә торган циклон перифериясе йогынтысында кала». Вакыты белән бераз кар яварга, буран чыгарга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.

Чәршәмбе, 15 февральдә, төбәктә төнлә һава температурасы -7..-12 градус һәм көндез -4..-9 градус көтелә. Пәнҗешәмбе, 16 февральдә, төнлә һава температурасы -9..-14, ә көндез -2..-7 градус фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 17 һәм 18 февральдә, Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Шуңа карамастан, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы -5..-10 градус, 17 февраль төнендә -9..-14 градус, 18 февраль төнендә аязган вакытта -15..-20 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-azagynda-tatarstanda-kabat-20-graduska-kadar-salkynaitacak-5867003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев