Яңадан торгызудан укуга кадәр: Татарстан Россиянең яңа регионнарына ярдәмне киңәйтәчәк
Татарстан киләчәктә дә Россиянең яңа территорияләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, җирле халыкның тормышын уңайлы итү өчен шартлар тудыру эшен туктатмаячак.
Татарстан киләчәктә дә Россиянең яңа территорияләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, җирле халыкның тормышын уңайлы итү өчен шартлар тудыру эшен туктатмаячак. ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Дәүләт Советы утырышында Донецк һәм Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Кырым Республикасы хезмәткәрләре өчен белем бирү программасының ачылышында бу хакта белдерде.
«Бүген безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекнең яңа этабы башлана, аның төп максаты – нәтиҗәле дәүләт һәм муниципаль идарә тәҗрибәсен уртаклашу, Татарстанда кулланылучы иң кирәкле ысуллар белән танышу. Берничә ел элек сезнең төбәкләрдә яшәүче кешеләр үзләре теләктәшлек, бердәмлек күрсәтеп, уртак киләчәк төзү, Донбассны яңарту максатында Россиягә кире кайтуны хәл итте. Новороссия өлкәсе бөтен ил, шул исәптән Татарстан да, кабул итеп алды», – дип ассызыклады ул.
Сәфәров искәрткәнчә, Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен шефлыкка алды һәм анда яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Бу шәһәрләрдә йортлар ремонтлана, социаль инфраструктура төзелә, балаларыны ял итү оештырыла.
«Бу изге эштә катнашучы волонтерларның һәм гади Татарстан гражданнарының өлеше бик зур. Бүген меңләгән татарстанлы махсус хәрби операциядә Ватан хезмәтен батырларча үтә. Алар «Алга», «Тимер», «Батыр» батальоннарында һәм башка берләшмәләрдә үз бурычын үтәләр», – диде ул.
Шулай ук Сәфәров искәрткәнчә, татарстанлылар Россиянең яңа территорияләрендәге ярдәмне һәрчак хис итә. «Сезгә зур рәхмәт! Безнең геройларыбызның батырлыгы белән горурланабыз, һәм алда җиңү белән әйләнеп кайтачагына ышанабыз», – дип җыелган халыкка мөрәҗәгать итте ул. ТР Рәисе Администрациясе нәтиҗәле идарә системасын билгели, ул башкарма власть һәм закон чыгару органнарын, шулай ук ике дәрәҗәле җирле үзидарә органнарын үз эченә ала.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев