erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яр Чаллы шәһәр судына яңа рәис билгеләнде

Яр Чаллы шәһәр судының яңа рәисе Радик Зиннәтовны суд коллективына Татарстан Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тәкъдим итте. Ул әлеге вазифага Россия Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнде

 

Яр Чаллы шәһәр судын Радик Зиннәтов җитәкләячәк. Аны вазифага билгеләү турындагы указга Владимир Путин 27 июльдә кул куйды.

Яңа рәисне суд коллективына Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тәкъдим итте. Чарада Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

Җәүдәт Салихов суд коллективының эшен югары бәяләде һәм шәһәр мэриясе белән хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Яңа рәискә суд эшчәнлеген оештыруда уңышлар теләнде.

Радик Зиннәтов инде  шәһәр суды хезмәткәрләре белән очрашты. Бүгенге көндә суд коллективында якынча 120 кеше хезмәт куя.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре