erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Яшкин «Ак Барс»тан китте

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы үзенең социаль челтәрләрендә команда һөҗүмчесе Дмитрий Яшкинның командадан китүен хәбәр итте.

Яклар контрактны озайтмау турында карар кабул иттеләр, дип билгеләп үтелә.

"Димага уены, фидакарьлеге, җиңүгә керткән өлеше һәм онытылмас хисләре өчен рәхмәт белдерәбез! Алга таба да уңышлар телибез!"- диелә клуб хәбәрендә.

Ассызыклап үтәбез, узган сезонда 33 яшьлек хоккейчы 79 матч үткәрде һәм 42 (25+17) очко җыйды.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/yaskin-usel-iz-kazanskogo-ak-barsa-6034506

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев