erid:2VtzquqpS7d
Юлдагы коточкыч фаҗигадә өч кешенең гомере өзелгән
Яңалыклар

Юлдагы коточкыч фаҗигадә өч кешенең гомере өзелгән

7 мартка каршы төндә Саратов өлкәсендә юлда котчыкмалы фаҗига булган. Өч кешенең гомере өзелгән. Интернет челтәрендә авария урыныннан куркыныч кадрлар пәйда булган.

“KazanFirst” төбәк прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, авария төнге икенче яртылар тирәсендә “Түбән Новгород – Саратов” юлының 551нче чакрымында Петровский районының Тарумовка һәм Озерка авыллары арасында килеп чыккан. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган. Өч кешенең гомере өзелгән. Фаҗига булган урынга Саратов өлкәсе прокуроры Сергей Филенко кушуы буенча Петровский районара прокуроры Ильяс Якупов килгән. Фаҗига очрагы буенча тикшерү башланган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137006/
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев