Курса Почмак авылы мәчете каршында эшләүче җәйге лагерьда ял итүче балалар Арчадагы «Алгарыш» яшьләр үзәгендә булып, биредәге эшчәнлек белән танышты. Экскурсия яшьләргә заманча мөмкинлекләрне күрсәтү һәм үзәкнең көндәлек тормышы турында сөйләү максатыннан оештырылды.
Экскурсия барышында кунаклар яшьләр үзәгенең төрле кабинетларында булып, аларның нинди юнәлешләрдә файдаланылуы белән танышты. Балаларга үзәктә гамәлгә ашырылучы проектлар, үткәрелә торган чаралар һәм яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләделәр.
Аеруча компьютер кабинеты укучыларда зур кызыксыну уятты. Заманча техника белән җиһазландырылган әлеге мәйданчык яшьләрнең файдалы ял итүе, аралашуы һәм төрле күнекмәләрен үстерүе өчен хезмәт итә.
Экскурсиядән соң балалар өчен кайнар аш та оештырылды. Җылы һәм дустанә мохиттә узган очрашу һәркемдә күңелле тәэсирләр калдырды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев