erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәгариф министрлыгы яңа уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте

РФ Мәгариф министрлыгы яңа уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте. Мәгълүмат министрлыкның Telegram-каналында урнаштырылган.

Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, көзге каникулларны – 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр (бәйрәм көннәрен, 3 һәм 4 ноябрьләрне исәпкә алып), кышкы каникулларны – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр, язгы каникулларны – 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр, ә җәйге каникулларны 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр уздырырга тәкъдим ителә.

Яңа уку елы 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта каникулларның минималь озынлыгы җиде көн тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев