erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Май аенда ничек ял итәчәкбез?

Быел май аенда озакка сузылган каникуллар каралмаган. Җитештерү календаре буенча, май аенда россиялеләр 11 көн ял итәчәк, шуларның 8 көне ял көннәренә туры килә: шимбә һәм якшәмбе.

2023 елда Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан россиялеләр өч көн ял итә алачак: 29, 30 апрель һәм 1 май (шимбәдән дүшәмбегә кадәр).

Каникулларның икенче чоры Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле. Монда дүрт көн ял итәргә мөмкин: 6-9 майда (шимбәдән сишәмбегә кадәр). Искәртеп узабыз, 8 май, Россия Хөкүмәтенең «ял көннәрен 2023 елга күчерү турында» гы карарына ярашлы рәвештә, эшләми торган көн була.

Шулай итеп, май аенда 11 эшләми торган көн булачак: 1,6-9 һәм 13, 14, 20, 21, 27, 28. Аларның сигезе ял көннәренә (шимбә, якшәмбе) һәм өчесе бәйрәмнәргә туры килә.

Чыганак: Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев