Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр кертте.
Машина йөртүчеләр ЮХИДИ инспекторларына электрон йөртү таныклыкларын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклыкларны «Макс» милли мессенджеры аша күрсәтә алачак. Бу хакта РФ цифрлар министрлыгы хәбәр итте.
Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр кертте. Документларны күрсәтү өчен автомобильче мессенжерда формалаштырылган QR-кодны куллана алачак.
Документларның электрон версияләре машина йөртүчеләргә ирекле нигездә булачак һәм кәгазь версияләрне алыштырмаячак. Ике вариант та бер үк көчкә ия булачак.
Электрон машина йөртү таныклыгын һәм СТСны «Макс» аша күрсәтүнең техник мөмкинлекләрен якындагы айларда гамәлгә ашыру планлаштырыла. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев