erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Беренче сыйныф укучыларының максималь йөкләнеше атнага 21 сәгать тәшкил итәчәк

Дәрестән тыш эшчәнлеккә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Беренче сыйныф укучылары өчен максималь уку йөкләнеше биш көнлек укулар вакытында атнага 21 академик сәгать тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратында хәбәр иттеләр, дип хәбәр итә РИА Новости.

Сентябрь һәм октябрь айларында беренче сыйныф укучыларының көненә өчәр дәресе булачак. Атнага бер мәртәбә өстәмә, дүртенче физкультура дәресе үткәрү рөхсәт ителә.

Ноябрь һәм декабрь айларында көндәлек дәресләр саны дүрткә кадәр артачак. Моннан тыш, атнага бер тапкыр беренче сыйныф укучыларының бишенче дәресе – физкультура булырга мөмкин.

Дәресләр расписаниесе уку предметларының катлаулылыгын исәпкә алып төзеләчәк. Дәрестән тыш эшчәнлеккә аерым игътибар бирү планлаштырыла. ЧЫГАНАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев