«Укырга ярдәм ит» акциясе балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү белән генә чикләнми, ә аларга игътибар һәм кайгырту күрсәтүнең дә матур үрнәге булып тора.
Эчке эшләр бүлегенең актлар залында булачак беренче сыйныф укучылары өчен тантаналы очрашу узды. Район полиция бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Айрат Гобәйдуллин балаларны мәктәпкә аяк басулары белән котлап, аларга уңышлар, яхшы билгеләр һәм яңа дуслар теләде.
Һәр балага Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре исеменнән мәктәп өчен кирәкле уку-язу кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар бүләк ителде.
Очрашуда балалар белән юл хәрәкәте иминлеге турында да сөйләштеләр. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе Арча районы буенча бүлекчәсе начальнигы Энҗе Мөхәмәтҗанова балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, аеруча көн кыскарган чорда җәяүлеләр өчен яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеген аңлатты һәм яктылык кайтаргыч элементлар өләште.
Аннан балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекнең өлкән инспекторы полиция майоры Алсу Һидиятуллина балаларны Арча полициясе музеена алып кереп, район милициясе тарихы белән таныштырды.
Полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, штаб башлыгы лейтенант А. Тынчеров исә балаларга үз бүлекчәсенең эшчәнлеге турында сөйләде һәм хезмәт автомобильләрен күрсәтте.
Бу хакта безгә Алсу Һидиятуллина хәбәр итте һәм фотолар җибәрде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев