erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машиналарга бәяләр кайчан төшә башлаячак?

Экспертлар «Россия газета»га быел машина алырга кирәкме, алар кайчан арзаная башлаячак, кайсы шәһәрдә автомобиль модельләрен сайлау мөмкинлеге зул булуын сөйләгән (»Шәһри Казан»).

Экспертлар "Россия газета"га быел машина алырга кирәкме, алар кайчан арзаная башлаячак, кайсы шәһәрдә автомобиль модельләрен сайлау мөмкинлеге зул булуын сөйләгән. Автодом дәүләт корпорациясе генераль директоры Андрей Ольховский билгеләп үткәнчә, әлегә ихтыяҗ түбән дәрәҗәдә кала.

"Тармакка ярдәм итү өчен өстәмә финанс инструментлары кертелмичә, кризиска кадәрге күрсәткечләргә кайту турында сөйләшү мөмкин булмастыр. Яңа автомобильләргә бәяләр кимү көтелми, ассортимент чикләнгән. Әгәр берни дә үзгәрмәсә, ел нәтиҗәләре буенча яңа автомобильләр сату 500 меңнән артмаячак.
Әгәр дә импортерлар ноябрьгә позицияләрен үзгәртмәсәләр, барлык маркаларның запаслары ел ахырына кадәр бетәчәк. Бу базарда яңа авто булмаячак дигәнне аңлатмый, ә машина китертү буенча рәсми каналлар нульгә җиткереләчәк. Машина базары нигезен, мөгаен, Кытай җитештерүчеләре тәшкил итәр, аларда Россиягә автомобильләрне үзәкләштерелгән рәвештә китерү җайга салынган инде. Моннан тыш, авбазар аз-азлап Корея автомобильләре белән тулыланачак, бу шулай ук ассортиментны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк", – дип аңлата эксперт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Автомобильне быел бик кирәк булган очракта гына сатып алырга була. Россиядә заводлары эшли торган Lada, УАЗ, Haval (шул ук төркемгә үз белорус заводлары белән Geely кертергә мөмкин) яки машиналарны тоткарлыксыз импортлаучы Chery, Exeed, Changan брендларына гына ориентлашырга кирәк.
Сатып алу өчен иң уңайлы шәһәр булып Мәскәү кала, чөнки дилерга бәйле рәвештә бер үк машинага бәяләр бик нык аерыла ала.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mashinalarga-byalr-kaychan-tsh-bashlayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре