Рәис Шәкүров кыш карлы булачак дип фаразлый
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров кыш карлы булачак дип фаразлый.
- 30 ноябрьләргә җирдә шыгырдап торган кар булачак. Чын кыш 1 декабрьдән башланырга тиеш. Сынамышларга караганда, кыш артык суык булмас. Әмма карлы булыр дип фаразлыйм. Һәрхәлдә, узган елгыдан күбрәк явачак. Зур көрәкләрегезне әзерләп куегыз, карны шактый көрисе була. Гыйнварда салкын көннәр дә булмыйча калмас. Әмма элеккеге кышлар юк инде ул хәзер. Сагынып сөйләргә генәк алды алар, – ди Рәис абый.
Әмма кыш кыска була дигән сүз белән килешеп бетми.
- Барыбер шул өч ай була инде ул. Кинәт кенә җылытмый бит, мартта җәй җитә алмый. Март аенда ташу аккан еллар бер-ике генә булды. Җылытып куйса да, салкын көннәр кире әйләнеп кайткалый, – ди ул.
Рәис абый әйтүенчә, киләсе җәй быелгысы кебек коры булмаячак. Икмәк уңышы да әйбәт булыр дип өметләник.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев