erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия юристы Мишустинга яшүсмерләрне мошенниклардан яклау буенча курс кертергә тәкъдим итте

Эксперт билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Украина мошенниклары чит ил махсус хезмәтләре ярдәмендә Россия яшүсмерләрен актив рәвештә вербовкалый.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев РФ Премьер-министры Михаил Мишустин исеменә Россия мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында «Шәхси иминлек» курсын кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллады. Документның күчермәсе RT карамагында бар.

Эксперт билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Украина мошенниклары чит ил махсус хезмәтләре ярдәмендә Россия яшүсмерләрен актив рәвештә вербовкалый. «Мондый вербовкаларның технологияләре җентекләп эшкәртелгән, тикшерелгән һәм потенциаль корбанның фикерләү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә аларга төзәтмәләр кертелә», – дип искәртте ул.

Юрист сүзләренчә, яшүсмерләрне тулы бер команда эшкәртә: шалтыратулар, имештер, «хәрби комиссариат»тан һәм төрле хокук саклау органнарыннан килә, алар вазифалар, юридик нечкәлекләр һ.б. белән аралашып бара.

Мошенникларның максаты - яшүсмерне җинаятьчеләрне тоту буенча махсус операциядә катнашуына ышандыру. Кайбер очракларда яшүсмерне, корал һәм шартлаткыч матдәләр ташуны да кертеп, куркыныч эшчәнлеккә җәлеп итәргә, шулай ук диверсияләрдә һәм террорчылык актларында катнаштырырга мөмкиннәр.

Моңа бәйле рәвештә, Соловьев яшьләргә чикләүләр, җаваплылык, шулай ук мошенникларның эш ысуллары һәм цифрлы мохит белән имин эш итү кагыйдәләре турында комплекслы мәгълүмат бирү кирәклеген искәртте.

Үз мөрәҗәгатендә ул мәктәп укучылары өчен VIII сыйныфтан башлап һәм югары уку йортларында III курска кадәрге студентлар өчен «Шәхси иминлек» курсын кертергә тәкъдим итте. Курс яшүсмерләрне яклауның барлык аспектларын да (закон чыгару, криминология, психология, педагогика, технология) исәпкә алырга һәм даими нигездә укытылырга тиеш.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев