erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкын. Мәктәпкә бармасаң ярыймы?

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы көчле салкыннар сәбәпле, нинди очракта дәресләр булмый калырга мөмкин булуын искә төшерә. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында шулай ук җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителә.

Шулай итеп, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - минус 32 градус. 

Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура буенча дәресләр, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаган салкында һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, югары сыйныф укучылары өчен - 10 градустан да ким булмаганда.

Шул ук вакытта министрлык балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булган хәлдә, муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында шулай ук җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителә.

Чыганак Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев