erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган актриса вафат

Күңелсез хәбәр. Актриса Анастасия Заворотнюкның йөрәге тибүдән туктаган...

Россия театр һәм кино актрисасы, телевидение алып баручысы Анастасия Заворотнюкка нибары 54 яшь тулган булыр иде.

Кайгылы хәбәр аның социаль челтәрдәге битендә чыкты.   "Аңлау һәм кирәкле сүзләрне табу бик авыр. Бүген төнлә озак һәм каты авырудан соң Настябыз вафат булды. Ихлас күңелдән яхшылык теләгән, сәламәтлек сорап дога кылган һәрберегезгә рәхмәт белдерәбез. Настя һәрвакыт сезнең ярдәмегезне сизде һәм бик рәхмәтле иде", - диелә хәбәрдә.   Хушлашу урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.  

Заворотнюк соңгы берничә елда яман чир - глиобластомадан дәваланган. 2018 елда Анастасия Заворотнюк танылган фигурист Петр Чернышевтан өченче баласын тапты. Август аеннан матбугатта актрисада онкология ачыклануы билгеле булды, ул ябыга һәм халык алдында күренми башлады.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урыны оҗмах түрләрендә булсын...

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44202

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев