15 июльдән 28 июльгә кадәр Татарстанда «Каршы полоса» профилактик чарасы үткәрелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
«2026 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 98 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 49 кеше һәлак булган һәм 156 кеше җәрәхәтләр алган», – дип белдерәләр ведомствода.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат бозган очракта-1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев