Татарстанда җәйге һава торышы саклана
Бүген, 4 сентябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк, көндез ул урыны белән (әмма ТР башкаласында түгел) 12 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Һава температурасы көндез 21-26 градуска кадәр (Казанда +23..+25) җылыначак.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев