Татарстанда бала карау пособиесе: 2026 елга саннар
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары арасында 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие мөһим урын алып тора.
2026 елда Татарстанда әлеге түләүне кемнәр рәсмиләштерә алачак һәм аның күләме күпме булачак — шул хакта кыскача аңлатабыз.
Пособие алу хокукы кемнәргә бирелә
Әлеге ярдәм чарасына эшләмәүче гражданнар арасыннан йөклелек һәм бала табу чоры белән бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызлар, шулай ук декрет ялында яки бала карау отпускында булучылар дәгъва итә ала. Моннан тыш, эшсезлек буенча пособие алмаган һәм Социаль фондка иминият взнослары түләмәгән затлар да әлеге түләүне алу мөмкинлегенә ия. Көндезге бүлектә белем алучы студентлар да бу категориягә керә.
Эшләүче Татарстан халкы өчен дә пособие алу мөмкинлеге каралган. Хезмәткәр яки индивидуаль эшмәкәр түләүне үз исеменә рәсмиләштерә ала яки аны бала карауда катнашучы башка якын туганына тапшыра ала. Бала карау буенча отпускны теләсә кайсы вакытта өзеп, эшкә яки укуга кайту пособие түләнүенә йогынты ясамый — ул сакланып кала.
2026 елда түләүләр күләме
2026 елда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 733,37 сумга артып, 10 837,2 сумны тәшкил итәчәк. Максималь түләү исә 14 025,7 сумга күбәеп, 83 мең сумнан артып китәчәк.
Шуны истә тотарга кирәк: пособиенең төгәл суммасы хатын-кызның соңгы ике елда алган керемнәре нигезендә исәпләнә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев