erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда бүген давыл булырга мөмкин
Яңалыклар

Татарстанда бүген давыл булырга мөмкин

Татарстанда бүген, 17 сентябрьдә, көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

«9 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр секундына 15-20 метр тизлектәге, урыны белән секундына 25-28 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Ягъни 17 октябрьдә бер көндез һәм кичен куркыныч метеорологик күренеш фаразланган, давыл турында кисәтү ясалды», - диелә хәбәрдә.

Чәршәмбе, 18 октябрьдә, циклон төньяк-көнчыгышка киткәннән соң, Татарстанда көчле көньяк-көнбатыш җиле сакланачак. Урыны белән яңгыр һәм дымлы кар явачак. Төнлә температура +1..+5° градуска кадәр төшәчәк, көндез +3..+8° тан югарырак булмаячак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев