erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чыршыларны берәмләп сату бәясе билгеле булды

Татарстанда чын чыршылар озынлыгына карап 550 сумнан 4,5 мең сумга кадәр тора.

Әлеге бәяләр эшмәкәрләргә ваклап сатып алганда гамәлдә. Алга таба эшмәкәрләр үз бәяләрен билгеләячәк. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Шулай итеп, 1 метрга кадәрге озынлыктагы чыршы 550 сумга төшәчәк. Әгәр агачның озынлыгы 2,1-3 метр булса, ул 1,1 мең сум торачак. Ә 7,1-11 метрлы чыршыларны 4,5 мең сумга сатачаклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Спикер сүзләренчә, 2023 елның 10 аенда республикада аукционнар нәтиҗәсендә 223,7 мең кубометр агач сатканнар, ул барлыгы 50,8 млн сум булган.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев