erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда кабан дуңгызы аркасында ике кеше һәлак булган
Яңалыклар

Татарстанда кабан дуңгызы аркасында ике кеше һәлак булган

Чистай районындагы трассада югары тизлектә килүче Kia автомобиле кабан дуңгызын бәрдергән, шуннан соң җиңел машина каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте 6 октябрь кичендә килеп чыккан, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт автоинспекциясе.В Тaтарстане два чeловека погибли в ДТП из-за кaбана на дoроге

Көчле бәрелүдән соң ике машина да җитди зыян күргән. Авария нәтиҗәсендә Киа автомобиленең ике пассажиры да юл һәлакәте урынында ук җан биргән, җиңел машинаның йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Вакыйга шартлары ачыклана. 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-kaban-dugyzy-arkasynda-ike-keshe-lak-bulgan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев