erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда кулланучылар җыелмасы бәясе 23,5 мең сумга кадәр арткан

2026 елның май аенда Татарстанда төбәкләр арасында сатып алу сәләтен чагыштыру өчен исәпләнгән кулланучылар товарлары һәм хезмәтләренең теркәлгән җыелмасы (кәрҗине) бәясе айга исәпләгәндә 23 553,61 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле.

Апрель ае белән чагыштырганда, күрсәткеч 0,3 процентка, ә 2025 елның декабре белән чагыштырганда 3,6 процентка арткан.

Шуңа да карамастан, Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында кулланучылар кәрҗине бәясе чагыштырмача түбән булган төбәкләрнең берсе булып кала. Уртача бәя Идел буе федераль округында 24 074 сум, ә Россия буенча 26 672 сум тәшкил итә. Күрше төбәкләрдә бу күрсәткеч югарырак. Әйтик, Пермь краенда ул 26 491 сум, ә Түбән Новгород өлкәсендә 24 785 сум тәшкил итә.

Тулырак: https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/tatarstanda-kullanucylar-yelmasy-baiase-235-men-sumga-kadar-artkan?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Faaa4e1b1-4414-5472-85a0-88e97f2b4a71

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев