erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның электрон мактау тактасында 10 мең лауреат турында мәгълүматлар бар

Проект Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы буенча гамәлгә ашырылды. Бу хакта ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Платформа Россия ИТ-карарлары базасында булдырылган һәм үзебезнең серверларда урнаштырылган. Хәзер ул ябык режимда эшли, ә 2026 елның 1 августыннан лауреатлар турында мәгълүмат һәркемгә ачык булачак. Система аша предприятиеләр, дәүләт органнары һәм бизнес хезмәткәрләрен тәкъдим итәргә, шулай ук исемлеккә гамәлдәге хезмәткәрләрне генә түгел, ә хезмәт ветераннарын һәм хезмәт династияләре вәкилләрен дә кертергә мөмкин.

Компания хезмәткәрләре турындагы мәгълүматларны кулдан яки файллар ярдәмендә йөкләргә мөмкин. Шул ук вакытта платформа, конкрет оешма персоналының гомуми саныннан чыгып, лауреатлар санына квоталарны автомат рәвештә билгели һәм исәпләп чыгара.

Системада шулай ук бүләкләү документларын формалаштыру сервисы да бар. Хезмәткәрләрнең барлык мәгълүматлары автомат рәвештә расланган шаблонга куела, шуннан соң система шундук лауреат исемен бирү турында әзер PDF-таныклыкларны формалаштыра.

Өстәмә рәвештә файлларны типографияләр өчен уңайлы форматта бушату функциясе каралган, бу басма өчен мәгълүматларны тиз тапшырырга һәм бүләкләү кәгазь документларын чыгаруны тизләтергә мөмкинлек бирә.

Тулырак: https://tulachi.ru/news/v-respublike/tatarstannyn-elektron-maktau-taktasynda-10-men-laureat-turynda-magielumatlar-bar?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F7b3d789b-bde7-5ca5-a8cc-22ed726e47f8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре