erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Дустым яраткан кешесеннән кыйналып яшәде

Якын дустымның тарихы турында бәян итәргә булдым. Айсылу (исемен шулай дип әйтик) яшьли ятим калды. Әтисен 12 яшендә югалтты, әнисе яман чирдән киткәндә, Айсылуга 15 яшь иде. Ул инде 9нчы сыйныфтан соң эшләде, мөстәкыйль булып үсте.

 

Озак та үтмәде, Айсылу Айрат исемле урам малае белән чуала башлады. Ә күпмедер вакыттан соң алар бергә яшәргә карар калды. Ләкин Айратның холкы начар булып чыкты. Еш кына эчеп кайтып, Айсылуга кул күтәрде. Айсылу урамга чыгарга ояла иде, кайвакыт йөзенә карарлык түгел, бөтен тәне кара янган була иде.

23 яшендә сөйгәненнән кыйналып яшәүче Айсылу Айраттан китәргә карар кылды. Ул бөтен киемнәрен, әйберләрен калдырып, саубуллашмыйча гына башка шәһәргә күченеп китте. Берничә елдан Айрат үлеп китте, шулкадәр эчүгә кем түзсен? Айсылу Айратын юксынып елады. Әмма узган ел кияүгә чыгып, кыз бала тапты. Ире бик әйбәт кеше, Айсылуны хөрмәт итеп, яратып яши. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айсылуның дусты

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/dustym-yaratkan-keshesennn-kyynalyp-yashde
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре