erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Дустым миңа начарлык тели бугай

Иптәш кызым миннән бик нык көнләшә һәм бу көнләшүе белән тормышыма зыян сала. Аңа теге яки бу яңалыгымны әйтсәм, шундук бер-бер хәл була. Инде хәзер шикләнеп, артык ачылып сөйләшмәскә тырышам.

 

Быел яңа тун алдым. Иптәш кызга тунның табигый икәнен әйтмәдем, “арзан бәягә алдым, сыйфаты начар” дип алдадым. Чөнки башка вакытта ул мактаган кием белән берәр нәрсә була иде – йә тишелә, йә югала. Ел башында фатир алырга йөрдек. Иптәш кызым: “Каян аласыз, ничә бүлмәле?” – дип сорашты да, килешү өзелде. 

“Кәефең ничек?” дип сораса, “бар да яхшы, рәхмәт”, дип җавап бирәм дә, икенче көнне чирли башлыйм. Ирем турында сорашса, аның белән дә күңелсез хәл була. Мин инде иптәш кызымнан курка башладым. Туры килүме бу, әллә чынлап та көнләшүеннән безгә начарлык телиме? Дөреслекне ничек белергә? Бәлки миңа психологка барыргадыр?

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лариса,
Казан.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/dustym-mia-nacharlyk-teli-bugay

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре