erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ире ташлагач, кызым аракыга үрелде, эшеннән куылды...

Ирем белән 70кә якынлашып киләбез. Үрнәк гаилә булып яшәдек кебек. Дөрес, тормыш булгач, барысы да булды, ләкин бернигә дә карамастан, гаиләбезне саклап бүгенге көнгә җиткерә алдык. Чулпан исемле кыз үстердек.

 

Чулпан бик иртә кияүгә чыкты. Әмма ире юньле кеше булмады, кызганыч. Балаларына 10 яшь булганда, ире башка хатынга өйләнде. Өйләнде дә, гаиләсен онытты. Инде бала үсеп егет булды, ә әтисен шуннан бирле күргәне дә юк. Чулпан бу хәлне бик авыр кичерде, аракыга үрелә башлады. Әтисе белән бик борчылдык, бердәнбер балабызның бу хәлгә төшүенә күңел елады.

Чулпанны эшеннән кудылар, бик озак эзләгәч, бер кибеткә эшкә урнашты. Ә моңа кадәр дәрәҗәле урында эшли иде. Эшендә бер ир белән танышты. Ул ирнең безнең белән бер яшьтә икәнен белгәч, каршы төшәргә уйлаган идем. Әмма туктап калдым, чөнки бик акыллы кешегә охшаган, иң мөһиме – кызыбызны ярата, хөрмәт итә, кайгырта. Шешәдән дә аерыды ул аны, оныгыбызга да ярдәм итеп тора. Хәзер кызымның тормышы җайланып килә сыман. Инде киләчәге якты булсын иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Флүрә, Алабуга

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ire-tashlagach-kyzym-arakyga-relde-eshennn-kuyldy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре