erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Иреңнең яңа хатыны сиңа бозым ясаган, тик син борчылма, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак”

“Бумеранг” кире әйләнеп кайта, диләр бит әле? Мин бу сүзләрнең дөреслегенә һәрдаим инанам. Гомумән, мин бу әйбердән куркам. Ә менә кайберәүләрнең моңа битараф булуы шаккаткыч.

 

Сүз бер танышым турында. Без аның белән күп еллар элек бергә эшләгән идек. Шул чорда Фәния Наил исемле егеткә гашыйк булып, шуңа кияүгә чыкты. Аларда Таһир белән Зөһрә мәхәббәте иде. Эштә кызлар бик көнләшә иде Фәниядән. Бераздан ул балага узды да, декретка китте. Шуннан соң бу эшкә чыкмады, безнең аралашу да өзелде.

Берничә атна элек Фәнияне социаль челтәрдә таптым. Башта ышанмадым, чөнки исем-фамилиясе аныкы, ә йөз-кыяфәте бөтенләй башка кешенеке иде. Фотода бик таушалган, ямьсезләнгән, картайган хатын иде. Баксаң, Фәния икән ул. Сүз башлап язарга кыенсынып йөрдем дә, берничә көннән барыбер яздым. Ул мине шундук танып алды, миңа бик шат иде ул. Сизеп торам, аралашуга сусаган иде Фәния.

Наил белән өйләнешкәннән соң, боларның икезәк уллары туган. Фәния өй, бала мәшәкатенә чумган арада Наил читкә йөри башлаган. Фәния башта күз йомган, тавыш чыгармаган. Татар хатыны түзә бит инде ул, балалар хакына дип яши. Тик бераздан Наил “мин синнән китәм, башканы яратам” дип өйдән чыгып киткән. Фәния ике баласын кочаклап утырып калган. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу кайгыдан Фәниянең сәламәтлеге нык какшаган, аяклары сызлаган. Табибтан табибга чапкан, дәвасын гына таба алмаган. Күрәзәчеләргә дә барып караган, “иреңнең яңа хатыны сиңа бозым ясаган, тик син борчылма, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак”, дигәннәр. Сүзләре рас килгән, берничә елдан Наилнең яшь хатыны гарип бала тапкан. Менә шушы инде ул “бумеранг”. Кеше ире белән бәхет корып, буламы соң?

Хәзер инде Фәниянең уллары үсеп егет булган, югары уку йортында укыйлар. Әниләренә авырлык китермәскә тырышалар, чөнки Фәния авыру аяклары белән берни дә эшли алмый, өйдә генә тора. Ә Наил олыгайган көнендә гарип бала карарга мәҗбүр. Уллары белән аралашырга талпынып караган, әмма малайлар аны гафу итә алмаган. Ялгыш адым, җүләрлек күпме кешене бәхетсез иткән...

Диләрә Л.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/irene-yaa-khatyny-sia-bozym-yasagan-tik-sin-borchylma-barysy-da-zen-ylnep-kaytachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X