erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Көнче ир хатынын үтергән: 6 бала ятим калган

Башкортстанның Белорет районында яшәүче 36 яшьлек иргә карата «Саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарылган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Тикшерү ачыклавынча, 2022 елның 17 июнендә ир белән хатын арасында көнләшү аркасында низаг килеп чыккан. Ярсыган ир хатынны кыйнаган, ул шунда ук алаган җәрәхәтләрдән үлгән. Ир гаебен таныган. Тикшерү барышында ул җинаятьнең сәбәпләрен һәм үтерү мотивларын хәтерләмәвен аңлаткан. Суд аны төзәтү колониясенә алты елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Чыганак хәбәр итүенчә, хатынның өч ирдән икешәр баласы булган. Фаҗига элеккеге ирләренең берсенә көнләү аркасында килеп чыккан.  Хатын эшләмәгән, балаларын тәрбияләләү белән генә шөгыльләнгән. Алар ире белән шәхси йортта яшәгәннәр. Ирнең үз бизнесы булган.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/12/99215/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев