1 нче декабрьдә Саба районының Олы Шыңар авылында 2004-2005 нче елгы егетләр арасында Гайнанов Салават Хабирович истәлегенә көрәш ярышлары узды. Ярышларда Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Арча районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь көрәшчеләр бил алышты.