erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

   Васильев  Божа балалар бакчасында экологик тәрбия

 27 ноябрьдә Васильев  Божа балалар бакчасында  Арча районы балалар бакчалары мөдирләре өчен оештырылган “Театральләштерү эшчәнлеге ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ФДББС кысаларында экологик тәрбия бирү” дип аталган район семинары узды.

           

     Экологик проблеманың глобаль булуы, үзебез яшәгән җирлектә, тирәлектә чагылуы, безне, балалар бакчасы тәрбиячеләрен, битараф калдырмый һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән  төрле төрдәге эшчәнлеккә этәрә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу, балаларның рухи дөньясын баету, уйларга өйрәтү, тирә-як мөһиткә игътибарлылык, тере һәм тере булмаган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, табигать кочагында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту экологик тәрбия бирүнең төп максатлары булып  тора.

     Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында күпкырлы эш алып барыла. Экологик почмагыбызда балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр, төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен әсбаплар, күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, дидактик һәм үстерешле уеннар, методик кулланмалар тупланган. Кышын тәрәзә төпләрендә суган, иртә язда клумбаларга утырту өчен орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре  үстерү, аларның үсешен күзәтү һәм нәтиҗәсен күрү балаларга аеруча кызык. Кышын кошларга җимлек, язын сыерчык оялары ясау акцияләре бакчабызда матур традициягә әверелде.

     Ел дәверендә балалар белән бергә кошларның яшәү рәвешен күзәтеп торабыз. Шул күзәтүләрдән чыгып, алар табигатьтә бар нәрсәнең бер-берсенә бәйле булуын аңлыйлар.

    Экскурсияләр аеруча тәрбияви әһәмияткә ия. Алар ярдәмендә балалар табигать белән турыдан-туры аралашалар, үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар. Бакчабызда булдырылган кечкенә китапханәбездәге матур әдәбият әсәрләре, халык авыз иҗаты балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә.

       27 ноябрь көнне безнең “Васильев  Божа балалар бакчасы”нда  Арча районы балалар бакчалары мөдирләре өчен оештырылган “Театральләштерү эшчәнлеге ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ФДББС кысаларында экологик тәрбия бирү” дип аталган район семинары булып узды. Семинарга кунак буларак Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы да чакырылган иде. Семинарның максаты булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныштыру, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шул өлкәгә кагылышлы документларны өйрәнү торды. Чара барышында балалар белән “Теремкәй” экологик әкияте сәхнәләштерелде, “Урман маҗаралары” дип исемләнгән белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Программа табигатьне саклау турындагы  шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тәрбиячеләрнең чыгышларында күтәрелгән табигатькә кагылышлы проблемалар килгән кунакларга уйланырга җирлек калдырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Без һәрдаим аларның ярдәмен тоеп эшлибез. Семинарда да, әти-әниләр ярдәмендә ташландык материаллардан ясалган костюмнардагы балаларның чыгышы бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде. Чараның азагында, кунаклар белән бергә экологик теманы дәвам итеп, ташландык материаллардан энә савыты ясау буенча мастер-класс оештырдык.

    Хәзерге катлаулы заманда безнең балаларыбыз табигатькә битараф булып үсмәсеннәр иде. Шуны истә тотып, кечкенәдән үк балаларга экологик тәрбия бирүне төрле алымнар, уеннар белән алып бару һәр тәрбияченең төп бурычы булып торсын иде. Экологик тәрбия бирү - дәвамлы эш. Аны бәйләнешле, эзлекле алып барганда гына уңышка ирешергә була.

  Үткәрелгән семинардан алынган яңа идеялар, эш тәҗрибәсе кунакларыбызга файдалы булып, үз бакчаларындагы эшчәнлектә дә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

          

 

     Васильев Божа балалар бакчасы тәрбиячеләре Сабирова Ләйсән Наил кызы, Сабирова Резедә Әгъзәм кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X