Кече яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү өчен өй шартларында дөрес шөгыльләр оештыру мөһим. Арча 9нчы балалар бакчасы укытучы-логопеды Ч.В.Корбанова ата-аналарга уен аша баланы сөйләшергә өйрәтү, даими шөгыльләнү һәм сабыр булу серләрен ачып бирә.
Шөгыльләрне оештырганда иң авыры – баланың шөгыльләнергә теләмәве. Кече яшьтәге балаларның иң зур кызыксынуы уен икәнен онытмаганда, бу проблеманы бик тиз җиңәргә мөмкин. "Әкиятләр иле"нә яки бала үзе теләгән маҗаралы урынга "сәяхәткә чыгарга" мөмкин. Үзегез белән "юлга" аның яраткан уенчыгын алсагыз, ул сезнең белән аралашуга караганда, курчагы яки уенчыгы белән теләбрәк сөйләшәчәк. Бала үскән саен аның уенчыкларының зурлыгы “кечерәя” бару да табигый, 6-7 яшькә җиткән бала уч төбенә сыя торган вак сыннарга өстенлек бирә.
Уен - баланы сөйләшергә өйрәтүнең иң нәтиҗәле юлы
Бик сирәк бала гына бер урында утырып өйрәткәннәрне аңлап, кабул итеп утыра ала. Шунлыктан, уенны баланың мөмкинлекләрен һәм аның таләпләрен дә исәпкә алып оештырырга кирәк. Әлбәттә, уңай нәтиҗәгә ирешү өчен даими шөгыльләнү зарур. Бармак уеннары, сулыш күнегүләре һәм көзге каршында каш җыерып, күз кысып, иреннәрне очлайтып “маймыллану” да сөйләм үсеше өчен файдалы икәнен онытмыйк.
Шөгыльләрне оештырганда истә тотарга тиешле кагыйдәләр:
- баланың аруына юл куймагыз, кирәгеннән артык мәгълүмат бирмәгез, юкса тотлыгу китереп чыгару ихтимал;
- тәнәфессез шөгыль озынлыгы 15-20 минуттан артмаска тиеш;
- баланың игътибарын читкә юнәлтә башлавын, уеннарның аны кызыксындырмый башлавын күрү белән тәнәфес ясагыз;
- балага, бер-ике генә бит булса да, әдәби әсәрләр укыгыз. Ахырда текст өстендә эшләгез: рәсемнәрен карагыз, сораулар бирегез;
- нинди дә булса сүзне әйтергә өйрәткәндә күрсәтмә материалдан файдалану мәҗбүри. Күргәне булмаган әйбер турында сөйләү кече яшьтәге бала өчен бик авыр процесс.
Балага йөзегез белән борылган килеш, ачык, аңлаешлы итеп әйтегез, сүзне әйткән чакта сезнең ирен хәрәкәтен бала күрергә, исендә калдырырга тиеш. "Дөрес түгел" дигән сүзне онытыгыз. Теләсә нинди кечкенә генә уңышы өчен дә баланы мактагыз, үсендерегез. Нәтиҗә сез көткәнчә булмаса, күңелегезне төшермәгез, шөгыльләнүне дәвам итегез. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Сабыр төбе - сары алтын, нәтиҗә барыбер булачак. Ул сез көткәннән дә яхшырак булачак, бары тик балага һәм үзегезгә ышанырга гына кирәк.
Милләтебезнең киләчәге - туган халкын, Ватанын, телен яратучы, ана телендә дөрес итеп сөйләшә, яза белүче балаларыбыз кулында. Әйдәгез, аларга бу мөмкинлекне бирик.
Ч.В.Корбанова, Арчаның тугызынчы балалар бакчасы укытучы-логопеды
Нет комментариев