erid:2VtzquqpS7d
Арча тхэквондочылары Зәйдән җиде медаль белән кайтты
Арча яңалыклары

Арча тхэквондочылары Зәйдән җиде медаль белән кайтты

Зәйдә узган «Төбәк кубогы» турниры Арча яшь спортчылары өчен уңышлы тәмамланды: шәһәр вәкилләре өч төрле дәрәҗәдәге җиде медаль яулады.

 

Ярышта Татарстанның тугыз шәһәреннән 184 спортчы катнашты. Казан, Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Яшел Үзән, Зәй, Түбән Кама һәм Арча вәкилләре тхэквондо буенча көч сынашты.

Арча командасы составында алтын медальгә Даниил Ондрин лаек булды. Зифа Игнатова, Илдан Игнатов һәм Эмиль Самиев икенче урынны яулады. Амир Вәлиев, Раниль Замилов һәм Регина Сабирҗанова исә турнирның бронза призёрлары булды.

Арчаның яшь спортчылары зур җиңүләр яулый

Яшь спортчыларның чираттагы уңышы тырышлык, ихтыяр көче һәм ярыш тәҗрибәсенең мөһим нәтиҗәсе булып тора. Турнирда яуланган җиде медаль Арча тхэквондочыларының лаеклы чыгышын күрсәтте.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев