erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире "Мин"дә кунакта булды

Атна саен ТНВ каналында “Мин” тапшыруы төрле язмыш юлы үткән, үз тырышлыгы белән югары үрләр яулаган, үзендә үзгәрешләр күрергә теләгән кешеләр турында күрсәтә, сөйли. Миңа да бу тапшыруда катнашырга туры килде.

 

Кызым Казан шәһәрендә яши һәм эштән кайткан вакытында телефоннан чылтырата:

– Әни, сине “Мин” тапшыруына чакырдылар.

– Ничек? Минем аларга хат язганым юк. Каян килеп мине анда чакырсыннар инде, кызым? – дим мин дә гаҗәпкә калып.

– Әни, борчылма, мин аларга синең хакта язган идем. Җавапны озак көттермәделәр, сине сайлап алулары хакында хәбәр бирделәр.

Шул урында сөйләшү тәмамланды. Мин әллә нинди хисләр томанында калдым. Кызым юбилеема сюрприз әзерләгән булып чыкты. Шуңа күрә миңа әйтеп тормаган, шыпырт кына бу тапшыруга хат язган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чакыру буенча кызым Адилә белән “Шансель” матурлык салонына килдек. Салонның матурлыгына күзләр камаша, дизайн белән бизәлгән. Анда нинди генә кабинетлар юк: солярий, тырнак ясау, косметолог бүлмәсе, ял итү, чәч кисү, прическа ясау өчен уңайлы урыннар. Һәр бүлмәнең үз мастеры бар. Шул арада бер бүлмәдән тапшыруны алып баручы, кояш кебек балкып торган Гөлназ Сәфәров килеп чыкты һәм якын танышына дәшкән күк: “Ничек хәлләрегез, Халидә апа?” – дип каршы алды ул безне. Югыйсә, без аны телеэкраннан гына күргәнебез бар иде. Үзе гади,  чибәр, мөлаем, ачык йөзле, аралашучан Гөлназны шәһәр кызы диеп әйтмәссең дә. Һәр кешегә үзенчә якын килеп сөйләшә, сорауларын, тәкъдимнәрен әйтә. Шул арада безне бер бүлмәгә кертеп утырттылар. Гөлназ белән тапшыруга ничек килеп эләгүем турында сөйләштек. Гади генә сораулар аркылы ул мине “сайратты” дияргә дә була.

Икенче бүлмәгә чыккач, көзге каршына утыртып, минем чәч төзелешен тикшерделәр, янәсе ничек итеп кисәргә, буярга, прическа ясарга була. Болай да кыска итеп киселгән чәчләрем, мастерлар кулына килеп эләккәч, нишләтәләр безне диеп уйлаганнардыр инде. Берара көзгене пәрдә белән капладылар һәм шунда утырган вакытта күңелдә әллә нинди уйлар туды: ничек килеп чыгар, кеше күзенә күренерлек булырмы? Ольга белән Татьяна һәм Зилә, чәчләремне ниндидер буяуларга буядылар, маска, крем сөртеп йомшарттылар, фикерләшеп кистеләр, укладка ясадылар. Шунда ук киләчәктә чәчне ничек тәрбияләргә, нинди кремнар кулланырга кирәклеге хакында да аңлаттылар. Ул арада үз эшенең остасы Алсу Галиуллина зур чемоданын күтәреп бүлмәгә килеп керде. Бизәндерәсе икән. Бизәнү эше белән яшьтән үк бик мавыкмадым. Шуңа күрә минем өчен бусы бераз авыррак булды. Алсуның үзенә дә бу хакта әйттем, ул көлеп кенә: “Халидә апа, бераз гына бизәнү берәүгә дә комачауламый”, – диде һәм кайчан нинди макияж кулланырга кирәклеге турында сөйләде. Кыскасы, бу процесс күп вакыт сарыф итсә дә, күңелле барды. Татар тотып карамыйча ышанмый, дигән гыйбарә бар бит. Минем дә тизрәк көзгене ачып карыйсы, күрәсем килде. Ләкин ярамый дигән чикләү гел күңелне тырнап торды. Эш беткәч, көзгене ачканчы эш барышында катнашкан һәр кеше миңа сораулы карашларын төбәп: “Ничек, Халидә апа, сез зур үзгәрешләргә әзерме?” – диеп сорадылар. Ничек әзер булмыйсың ди. Үз теләгем белән алар алдына килеп утырдым бит. Гөлназ да, башкалар да чыш-пыш нидер сөйләшеп алдылар, моңарчы мондый чәч төсе юк иде дигән сүзләре дә колакка эленде. Минем дә эчкә пошаман керде: нәрсә булды икән? Гөлназ кинәт кенә көзгегә эленгән пәрдәне тартып төшерде һәм мин шаккатмалы ханым белән очраштым: калын, кара кашның төсе үзгәргән, юкарган, йөз дә яшәргән сыман, ә чәч? Чәч нәкъ мин теләгәнчә килеп чыккан. Күптәннән шулай буятасым килгән иде. Чын осталар эшли икән бит бу салонда! Минем гаҗәпләнүемә, шок хәлендә калмавыма барысы да шатлык хисләре кичереп, икенче бүлмәгә кертеп утырттылар. Ә ул бүлмәдә эшләүче мастер Юля эш барышы хакында аңлатып, киләчәктә тырнакларны матур итеп йөртү турында сөйләде һәм үз эшен башлады. Стенада телевизор эшләп утыра, өстәлгә төрле аппаратлар куелган, тырнак буяуларының нинди генә төсе күрсәтелмәгән, хикмәт! Без, авыл хатыннары, мондый буяуларны бик сирәк кулланабыз шул – йорт эшләре бар дип үзебезне үзебез чиклибез. Ул арада икенче группа төшерүчеләр, алып баручы белән  кереп, “Мин” тапшыруының ничек төшерелүе хакында сөйләр өчен, интервью да яздырып чыгып китте. Мастерлар каршында сәгатьләр буе утырган кешеләргә Аллаһы тәгалә зур сабырлык бирсен дигән уйлар белән бу бүлмәдән дә исән-сау чыктым.

Стилист Казанның зур кибетендә көтә диделәр, киттек шунда. Бардык, мине үз эшенең остасы, мөлаем карашлы Лилия Исмәгыйлова каршы алды. “Халидә апа, мин сезгә киемнәр әзерләдем. Бик тә модалы, рәхим итеп киегез”, – дигәч, күзләрем зур итеп ачылды. Нинди генә киемнәр юк монда!? Минем өчен сәер дә, кызыклы да булып тоелды стилистның хезмәте. Ни өчен дисезме? Бер тапкыр да күрмәгән, аралашмаган кешегә ничек кием сайларга, үлчәмен туры китерергә кирәк? Гаҗәп билгеле. Шулай булса да, Лилия бүгенге модага туры килә торган киемнәрне сайлый белгән һәм ул аларны ни вакытта киергә мөмкин булуы хакында да аңлатты. Зур үзгәрешләр кичергән “Халидә”не каршы алырга ирем Яхъя, балаларым Адилә белән Динис, туганым Сиринә дә килгән иде. Гаиләм минем үзгәрешләремә сокланып, шатлык хисләре кичерүләре хакындагы фикерләрен җиткерде. Кием, бизәнгән йөз, прическа – һәрбарчасы кешенең тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртә алуына тапшыру барышында нык инандым. Һәр кешегә үзгәрешләрдән курыкмагыз диеп әйтәсем килә!

Төшерү процессы бик озак барды. Операторларның сабырлыгына, түземлелекләренә дә исем китте. Кайбер кадрларны кабат-кабат төшерәләр, берәү дә вакыт сузыла бит дими. Тапшыру барышында минем белән эшләгән һәр остага зур рәхмәтемне җиткерәм.

Гөлназ Сәфәрова һәм аның көчле командасы, һәрберсе үз эшенең чын осталары, уй-фикерләрен, теләкләрен җиткереп, тапшыру ахырында минем белән саубуллаштылар. Шулай итеп мин “Мин”дә кунакта булып кайттым.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец инде узен туганым.барына да олгерэсен.семьяна тазалык,саулык ,тигезлек,бэхетле килэчэк телим.унышлар Сина.

    2
    X