erid:2VtzquqpS7d
Эмиль Гариповның яңа эш урыны билгеле
Яңалыклар

Эмиль Гариповның яңа эш урыны билгеле

Узган ел Эмиль "Ак Барс" откан Гагарин Кубогын әтисенең туган ягы - Урта Бирәзә авылында узган Сабан туена алып кайтып, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм ясаган иде.

"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов Казаннан китә. Ул карьерасын Омск каласының "Авангард" клубында дәвам итәчәк. Гарипов Омск клубы белән бер елга килешү төзегән һәм ул 43 номер белән бозга чыгачак. Твиттердагы хәбәрләргә караганда, кайберәүләр татар егетенә артык өмет багламаса да, клуб үзе аларга Гариповка ышануы хакындагы хәбәрләр белән җавап бирә.

Искә төшерик, Эмиль Гарипов - татарча көрәш буенча спорт остасы Рамил Гариповның улы. Узган ел Эмиль "Ак Барс" откан Гагарин Кубогын әтисенең туган авылы - Арча районы Урта Бирәзә авылында узган Сабан туена алып кайтып, шушы җирлектә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм ясаган иде. Ә ул Сабантуйда баш батыр исеменә һәм Гариповлар куйган автомобильгә Раил Нургалиев ия булды.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/emil-garipovny-yaa-esh-uryny-bilgele


Нет комментариев