erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 2 нче мәктәбендә күргәзмә эшләде

       28-30 ноябрь көннәрендә Арча шәһәренең 2 нче гомүм белем бирү мәктәбендә “Казан арты” тарих-этнография музее оештырган күргәзмәләрне укучылар да, укытучылар да зур кызыксыну белән карадылар.

Күргәзмәләр янында татар телендә алып барылган экскурсияләр вакытында укучылар районыбызда туып-үскән театр артистлары, драматурглар, режиссерларның һәркайсы турында, “Әлифба” авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов белән бәйле өстәмә мәгълүматлар алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

2019 ел – Россиядә Театр елы билгеләнеп үтү уңаеннан музейның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткән якташларыбыз”, “Әлифба” музее тәкъдим иткән “Әлифба музее ачылуга – 20 ел” дип исемләнгән күргәзмәләрдә һәркем өчен кызыклы экспонатлар куелган иде. Укучыларга өстәмә белем бирү, туган телебезне өйрәнүгә ярдәм итү, сәхнә тормышы белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру максатында оештырылган бу күргәзмәләр һәркемгә файдалы булсын иде.

                                                                                                                     Шәфигулла Гарипов

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X