erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә канкойгыч фаҗига булган

Саба районының Шәмәрдән авылында коточкыч хәл булган. Ноябрьнең соңгы көнендә көндез ирле-хатынлы Рита һәм Илдар Шириевларның гомере җинаятьче кулыннан өзелгән. Әлеге гаилә урам әйләнеп кайтырга, һава суларга гына чыккан булган, югыйсә.

Авыл халкы сүзләре буенча, мәрхүмнәр дүрт бала тәрбияләп үстергән. Өч кызлары һәм бер уллары бар.

– Без Рита белән мех комбинатында бергә эшләдек. Әнисе Нина апа да шушында ук, баш бухгалтер булып хезмәт итте. Рита белән Илдар бик яхшы, шундый ипле, тыныч кешеләр иде. Беркемгә начарлыклары тигәнен белмим. Барыбыз да шок хәлендә, – диде безгә Шәмәрдәндә яшәүче Фәридә Закирҗанова.

Җинаятьче кулыннан харап булган көнне дә, гаилә, гадәттәгечә, көндез саф һава суларга чыккан булган. Озак вакыт кайтмый торгач, уллары дуслары белән бергә эзли башлаган. Ир белән хатынның берничә җиргә пычак кадалган үле гәүдәләренә дә дуслары тап була. Мәрхүмнәрне зират яныннан табып алалар. Дөрес булса, җинаять коралы – пычак та шунда гына яткан, ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шәмәрдәндә үтерү очраклары булганы бар инде инде. Ләкин соңгы елларда барысы да тыныч булды. Монда бит бер генә дә кеше түгел. Тулы бер гаиләнең канын кыйганнар, – ди Фәридә ханым.

Әлеге эш буенча тикшерү бара. Берничә кеше кулга алынган, дигән хәбәрләр бар. Ләкин әлегә төгәл мәгълүмат юк.

Мәрхүмнәр 1 нче декабрьдә җирләнгән. 

https://tatar-today.ru/2019/12/54764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X