Мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр турында гел ишетеп торабыз. Соңгы телем икмәкне бүлешеп, бер-берсе өчен үләрдәй булып яшәгән бертуганнар арасында да бар алар. Газиз әти-әниләрен соңгы юлга озату кайгысын да онытып, кара тавыш чыгарып, йорт бүлешә башлыйлар. Ислам дине кушканча яшәсәләр, бу хәлгә тарымаслар иде, ди "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин андыйлар турында. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)